Шәһри Казан

Бушлай «фитнес» – авылда!

Шәһәр кешеләре, үзләрен формада тоту өчен, күп акчалар түгеп, фитнес-клубларга йөри. Алар бер тренажерда муеннарын ныгытса, икенчесендә - аякларын, өченчесендә - җилкә мускулларын һ.б. Ә менә авыл халкына «фитнес» бушлай бит!

Авыл җирендә эш күп дип зарланырга яратсак та, бу яктан авылда яшәүчеләр бәхетле: монда «фитнес» иртүк, таң әтәчләре кычкыргач ук башлана һәм караңгы төшкәнче дәвам итә. Авыл кешесе кояш белән бергә торып, йөгерә-йөгерә, сыерын савып көтүгә озата, тавык-чебешен ашата, бакчасын карый, әле шул арада эшенә дә барып кайтырга җитешә. Дөресрәге, эш урынына киткәнче, ул инде бер кат эшләп ара. Ә печән өсте башланса, авыр атлетика бер якта торсын.
Ялларда авылыма кайткач, бакчада бәрәңге чүбе утадым. Кич белән эшне бетереп кергәндә, берәр тартылмаган-сузылмаган мускулым калдымы икән?! Сәламәтлек турындагы газета-журналларда, авыл халкы шәһәрлеләргә караганда озаграк яши, дип язалар. Мөгаен, моның бер сәбәбе көне буена сузылган шушы «фитнес»ка бәйледер.
Авыл «фитнес»ының нәтиҗәсе Сабан туенда да күренде. Бернинди спорт түгәрәкләренә йөрмәгән авыл кешеләре, олысы да, кечесе дә, узыша-узыша, гер күтәрде. Хатын-кызлар да ир-атлардан кимен куймады.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип әйтәләр бит. Ничек кенә булмасын, авылда үскән кеше көчле, нык булуы белән аерылып тора, ул авырлыклар алдында да югалып калмый...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: