16+

Быел бәрәңгене апрель уртасында ук чәчкән идек

Буада яшәүче Гали Җәләлов бәрәңгесен әле күптән түгел генә казып алган.

Быел бәрәңгене апрель уртасында ук чәчкән идек

Буада яшәүче Гали Җәләлов бәрәңгесен әле күптән түгел генә казып алган.

Улы Рәфыйк әйтүенчә, 92 яшьлек Гали бабай эшсез торырга яратмый, бер шөгыль булыр дип, суганнан бушаган түтәлгә икенче кат бәрәңге утырткан булган.

- Әтиебез 10 яшендә үк ятим калган. ФЗӨ мәктәбендә укыган, аннан кичке мәктәпне тәмамлап, техникумга укырга кергән. Белемле һәм тырыш булганга, яшьтән үк Буа шәһәр электр станциясендә инженер булып эшләде. Соңрак төзелеш өлкәсенә кереп китеп, аның бригадасы мәктәп, клуб кебек зур объектларда эшләде. Әти районда гына түгел, республикада да билгеле кеше. Безне сокландырган бер сыйфаты – ул беркайчан да эшсез торырга яратмый. Ватык электр коралларын үзе ремонтлап, кайсыларын үзгәртеп, кушып, җайлаштырып, яңаларын ясап куя иде. Без улларына да өйрәтте. Әтинең бер яраткан сүзе бар: “ир кешегә өйдә эш бетми. Андый-мондый эш бетә калса, чык та рәшәткәңне тибеп сындыр да яңадан яса”. Олыгайгач та, үзенә эш табып тора. Бакчада эшләргә бик ярата. Ул утырткан каен җиләкләре әле шушы көндә дә җимеш бирә. Быел бәрәңгене апрель уртасында ук чәчкән идек. Иртә утырту аркасында ике тапкыр яңгыр да эләгеп калды аңа. Август башында бәрәңгене казып алып ашый башлагач, әти суганнан бушаган урынга бәрәңге утыртып карады. Көзе дә җылы килгәч, шушы көнгә кадәр үсте алар. Тиздән төнлә һава температурасы төшә дигәч, казып алып та куйган, – дип сөйләде безгә Рәфыйк абый.

Гали бабай яшьтән үк яңалыкка омтылган. 50 нче елларда яшь инженерга районның төп Яңа ел чыршысын бизәү эше йөкләнә. 
–    Әти бу эшкә иҗади якын килергә уйлый. Ул зур шәһәрләрдә чыршыны электр гирляндалары белән бизәүләрен һәм аларның җемелдәп торуларын күреп, үзе дә шуны эшләп карарга ниятли. Аның идеясенә бик үк ышанмасалар да, бик күп санда 36 вольтлы патрон лампочкалар сатып алганнар. Мәктәп укучыларыннан шул лампочкаларны буяуларын сораганнар. Алар, әлбәттә, акварель, гуашь белән буяганнар. Беренче гирлянда ук патроннарда лампочкаларның начар торуын күрсәткән, аннан патроннар да җитешми булып чыккан. Шуннан һәр лампочкага чыбыкны ерым эретеп ябыштырганнар. Моның өстенә һава торышы бик начар була. Әле егетләр яланкул биектә эшләгән, җил гирляндаларны бутап бетергән. Менә шуннан бирле бездә Яңа ел чыршысы гирляндалар белән бизәлә, – дип искә алды Рәфыйк абый.

Гали бабай күп елар инде Буадагы беренче мәхәлләнең имам-хатыйбы. Аның тырышлыгы белән райондагы мәчетләргә ремонтлар ясалган. Пенсиягә чыккач, үзе дә дингә ныклап кереп киткән.

- Без танылган Чиручин нәселеннән. Соңгы елларда нәселебез белән кызыксына башладык. Мин бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда, энем белән әбиебезгә кунакка кайткач, ул үзенең сандыгыннан бер зур пергамент төргәген алып күрсәтте. Анда гарәп шрифтлары белән язылган язулар үзара линияләр белән тоташтырылган иде. Әбиебез аны “бу безнең нәсел шәҗәрәбез” дип аңлатып, нәсел тамырыбызның Чиручин дигән кенәзедән башлануын сөйләде. Әйткәнемчә, нәселебез бик зур. Аннан 250 дин әһеле генә чыккан. Укытучылар, язучылар, журналистлар да булган. Ул җәйне безгә әби нәселебездә булган бик күп кешеләр турында сөйләде. “Сез дә аларга лаеклы булырга тырышырга тиешсез” дип үгет-нәсыйхәт бирде. Әтиемнең белемгә омтылуы, эш ярату да шул нәселебездән килә. Әниебез Һава белән алар алтмыш елдан артык гомер итте. Ике ел элек әниебез безнең арадан китеп барды. Әтиебез сеңлем белән яши. Без уллары һәм оныклары нәселебезне өйрәнү эшен бүген дә дәвам итәбез. Үткән елны оныгым Әнвәр туды, ул инде безнең унберенче буын. Оныкларыбызга әбиебезнең үгет-нәсыйхәтен хәзер инде үзебез бирәбез, – ди Рәфыйк абый. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading