16+

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!

Ә кемдер инде утырткан. Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый. 

Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!

Ә кемдер инде утырткан. Яз иртә килде дип сөенешәбез дә, суыклары май аена калмасмы? Бакча, җир эшенә керешә башлаган авыл халкын бүген шул сорау борчый. 

Җир чакыра
Ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов туң булмагач, җир тиз җылына дип саный. “Җир әлегә пар чыгарып, тирләп утырмаса да, орлыклар кабул итәргә әзерләнә. Кышлаган чүп үләннәре инде яфрак чыгара башлады. Димәк, җир тормышы да язгы дәвамын ала” дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Үзен күзәтеп барган язылучыларының чүп үләннәреннән зарланып язуларын искә алып, чәчүгә бер ай вакыт кала дип, бу вакытны җир әзерләүгә, аны чүптән чистартуга, ашларга киңәш итә. 

– Эшләп, эшкәртеп, көндәлек әһәмият биреп, кияүгә әзерләнгән кыз итә алабыз. Үзем җирне тирән итеп эшкәртеп, сукалап куядым. Биш-алты көнгә бер культивация ясап тору кирәк була. Шытып чыгучы чүп үләне юкка чыга барсын. Билгеле, бу җирне беркадәр киптерер, тик алга таба дымны, шулай ук җир байлыгын югалтучы чүп үләне бетәчәк. Җир әйләнгән саен, астагы тамыр өскә чыга, кибә дә, җыеп алып та була. Шытып чыгучы орлыклар да бетәчәк.
Мөмкинлеге булган кешегә яхшы черегән тирес яисә компост кертү дә отышлы, – ди блогер-бакчачы.

Мөхәррәм абый 31 мартта редис орлыкларын чәчкән дә инде. Иртә әле дип уйлаучы булса да, кишер белән суганга вакыт дип саный һәм үзе шулай эшләгән дә. Алар көздән утыртып, чәчеп калдырганда да яхшы нәтиҗәләр бирә, ди ул.  

Россиягә Краснодар ничек, Татарстанга Буа шулайрак
Язма әзерләгән арада Мөхәррәм абый бәрәңге дә утыртып куйган булып чыкты. “Бабай ашыга, дип орышырга уйламагыз. Ул бит җитмеш кат уйланылган, җире дә чыршы ботаклары астында. Ә анда, үткән елгы 6 майга каршы төндә булган 4 градус салкынлык та чүлмәкләрдән күчереп утыртылган, бер сөям биелектәге бәрәңгеләргә дә тимәде. Шуңа да быел туры бакчага утырттым. Хәзер бит шундый сортлар бар. Тишелеп чыгып, 35-40 көннән соң алып куллана башларга була. Ә үзе тулысынча 80-90 көннән өлгерә. Аннан соң сез минем нинди җирдә яшәгәнне дә белмисез. Россиягә Краснодар ничек, Татарстанга Буа шулайрак инде. Бу факт”, – дип язган ул социаль челтәрдә.

Суыклар булачак әле
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның үз фикере. Хәтерләсәгез, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.

–  Кар эреп беткәч тә, җәй килде дигән сүз түгел әле ул. Суыклары апрельдә дә булачак, бер көн кар да төшеп алырга мөмкин, әмма ул шунда ук эреп бетәчәк. Кыраулар гадәттә майда да, июнь башында да булгалый. Элеккегеләр, балан чәчәк атканчы кырау булыр, дигән. Аннары инде помидорларны бакчага да чыгарып утыртырга була. Ә менә май җылы булырга тиеш, – ди ул. 

Бәрәңге утыртырга да ашыкмаска өнди. Көне җылынуга карап кына, җир җитеште дип әйтеп булмый, ди. Бәрәңге чәчү өчен уңышлы көннәр дип 11, 14 һәм 16 майны атады. 

– Элек язып барган дәфтәрләремне карадым. Яз иртә килгән елны бәрәңгене шушы көннәрдә чәчкәнмен. Иртә килсә дә, яз ул әле сузылачак. Кар март аенда яуган яңгырлар нәтиҗәсендә генә эреп бетте. Быел майда да, июньдә дә яңгырлар булачак. Соңга калам, дым бетә дип куркырга кирәкми, – ди Рәис абый. 
Ул теркәп барган язмаларга караганда, мондый яз 1978 елда булган. 

– Үзем хәтерләмим, әти 1962 елда да шулай булды, чәчүне 1 майга бетерделәр, дип әйтә иде. Быел чәчү шул вакытка тәмамланыр дип уйламыйм, чөнки апрельның соңгы ун көне салкынрак булачак, төнлә катырачак, көндез җылытачак.

Вакытында булса әйбәт
Арча районы Көтек авылында яшәүче фермер Дамир Шакирҗанов, Габдулла Тукайның шигырь юлларын искә алып, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява дигән кебек, җылысы да, суыгы да вакытында булса гына әйбәт, ди. Ә язның иртә килүе файдага түгел дигән фикердә. Фермер әлегә дым каплату, печән җирләрен тырмалау эше белән мәшгуль.

– Дымлы җиргә чәчеп калсаң әйбәт инде. Арпаны җылы көндә чәчеп, көчле итеп үсеп китә алса һәм шул вакытта суык булып алса, киресенчә әйбәт кенә – бетләр ияләшми. Печәнгә исә җылы кирәк. Быел яз суыгы май аена калу куркынычы бар. Ул бигрәк тә кукуруз өчен начар. Аны яңадан чәчәсе була. Әмма барысы да Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән тора. Без чәчәбез, үстерәбез, ә алда нәрсә буласын белмибез,  бернәрсәне дә фаразлап булмый, – ди фермер.
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading