16+

Быел шикәр комына кытлык булмаячак

Республикада көзге кыр эшләре төгәлләнеп килә.

Быел шикәр комына кытлык булмаячак

Республикада көзге кыр эшләре төгәлләнеп килә.

Һава торышы кайбер көзге культура уңышына уңай йогынты ясамаса да, зарланырлык түгел. Әйтик, шикәр чөгендерен быел беренче тапкыр рекордлы күрсәткеч белән җыеп алганнар - 2261 мең тонна, уртача уңыш гектарыннан 362 центнерны тәшкил иткән. Бу һәм башка көзге уңыш нәтиҗәләре хакында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов "Татар информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.

Шикәр чөгендере әле кырлардан ахырчага казылып бетмәгән, бүгенгә тагын 1 процент мәйданда уңыш җыясы калган. Бай уңышның серен Илдус Габдрахманов республикада шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнүче өч зур инвесторның тырышлыгында күрә. Заманча техника җитәрлек, минераль ашламалар бар. Августтагы корылык шикәр чөгендеренә тискәре йогынты ясаса да, сентябрьдә тамыразыклар шактый үсеш ала алган. Кыскасы, министрлык быел 200 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерергә ниятли. Республика халкы аны елына 100 мең тонна кулланганны исәпкә алсаң, шикәр комына кытлык булмаячак.

Кукуруз белән көнбагыш уңышы да чөгендердән калышмый. 87,5 мең гектардан 269,2 мең тонна кукуруз җыеп алынган. Былтыргы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк дигән сүз.

Көнбагыш - республика авыл хуҗалыгы өчен яңа культура булып санала. Шуңа да күп хуҗалыклар аны утыртуга шикләнебрәк карый. Быел 109,4 мең гектар мәйданнан 136, 8 мең тонна көнбагыш суктырылган. Күрсәткечләр тыйнак булса да, бу төр культураны җитештерү акчаны янга калдырырга ярдәм итә. Авыл хуҗалыгы бюджетына файда китерә, дип саный белгечләр.

Быел Татарстанда барлыгы 4 миллион 300 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Урып-җыю эшләре буенча Зәй, Нурлат, Балтач районнары алдынгылар рәтендә.

- Урып-җыю эшләре өчен быелгы һава шартлары бик уңай торды бит. Быел без Краснодардагы кебек яшәдек. Гадәттә, ул якларда ашлык киптерү өчен махсус җайланмалар каралмаган. Бездә дә нәкъ шулай булды. Амбарларга коры, сыйфатлы ашлык тутырылды, - ди Илдус Габдрахманов. Киләсе елга исә ашлык уңышы күрсәткечен 4 миллион 400 мең тоннага кадәр җиткерергә исәплиләр.

Ә менә көзге чәчү вакытында һава торышы артык сөендермәгән. Уҗым кырларның 600 мең гектарына чәчелер дип ниятләнсә дә, сентябрьдә яуган яңгырлар чәчү эшләрен тоткарлаган. Нәтиҗәдә, республикада 514, 6 мең гектарга көзге культура чәчелгән.

Тагын бер борчый торган мәсьәлә дымлылык белән бәйле. Узган ел республика буенча аның күләме 180-200 миллиметр булса, быел бу күрсәткеч 150 миллиметрны гына тәшкил итә. Бөгелмә, Баулы якларында тагын да кимрәк. Шулай да министр урынбасары моннан фаҗига ясамаска куша. Туфракны тиешенчә эшкәрткәндә, кыенлыклар килеп чыкмас, дип ышандыра ул.

Сүз уңаенннан, быел республикада 8 мең гектар мәйданнан 137,1 мең тонна бәрәңге уңышы җыеп алынган. 2017 ел азагына Арчада үзебездә үстерелгән "икенче икмәк"тән фри бәрәңгесе җитештерү заводы ачарга җыеналар. "Әлеге заманча завод эшчәнлегенең беренче этабында 45 мең тонна бәрәңге эшкәртергә мөмкин булачак", - ди Илдус Габдрахманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading