16+

100-115 мең сум хезмәт хакын аласың киләме?

Быел кытай телен белгән эшчеләргә ихтыяҗ 63 процентка арткан.

Быел кытай телен белгән эшчеләргә ихтыяҗ 63 процентка арткан.

Кызык, хәзер кытай теле Россия хезмәт базарында иң кирәкле биш чит тел арасында икенче урында тора (беренче урында инглиз теле). Ә кытай телен сөйләм яки ирекле дәрәҗәдә белү белгечнең уртача хезмәт хакын 18-20 процентка арттыра, дип билгеләп үтте SuperJob порталы.  
 
Менә кытай теленә иң зур ихтыяҗ кайда: 
Мәскәүдә; 
Санкт-Петербургта; 
Мәскәү өлкәсендә,  
Приморье краенда; 
Новосибирск өлкәсендә.  
 
Шул ук вакытта иң кирәкле хезмәт ияләре – тәрҗемәчеләр, логистика буенча менеджерлар, сату һәм клиентлар белән эшләү буенча белгечләр, сатучы-консультантлар һәм кассирлар, сатып алу буенча менеджерлар, шулай ук шоферлар. Кытай телен белгән эш эзләүчеләргә уртача 98 мең сум тәкъдим ителә. Ерак Көнчыгышта һәм Мәскәүдә бу сумма югарырак: 100-115 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading