16+

Чәчәкле авыл

Мал асрыйлар, аларга печән әзерлиләр, тавык-чебеш карыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр… Нәрсә саный, дисезме? Авыл халкының эшен саныйм! Әмма бу рәт моның белән генә тәмамланмый әле - хәзер күп авылларда узыша-узыша чәчәк үстерү белән шөгыльләнәләр.

Чәчәкле авыл

Мал асрыйлар, аларга печән әзерлиләр, тавык-чебеш карыйлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр… Нәрсә саный, дисезме? Авыл халкының эшен саныйм! Әмма бу рәт моның белән генә тәмамланмый әле - хәзер күп авылларда узыша-узыша чәчәк үстерү белән шөгыльләнәләр.

Авыл халкы табыш китерә торган эш белән генә кызыксынмый, ә матурлыкны да ярата, күрә белә һәм үзе үк тудыра да. Хәтерләсәгез, элегрәк авылларда күпләр өй каршыларындагы кечкенә бакчаларда кош-корт үстерә иде: анда каз-үрдәк бәбкәләре, чебешләр мәш килде. Ашаулары, сулары да яннарында була иде аларның. Кем-кем, ә көне буе аларны, карга яки тилгән алып китмәсен, дип каравыллап утырырга мәҗбүр булган балалар моны бик яхшы хәтерлидер. Хәзер исә һәрбер өй каршында, күзләргә нур сибеп, шаулап чәчәкләр үсә. Мамадыш районының Чия башы авылында да шулай. Монда барлык йорт каршылары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Мәктәп, авыл советы, мәдәният йорты һ.б.ның ишегалларында да үзенчәлекле түтәлләр балкып тора. Чәчәкне бер үстереп, матурлыгына соклангач, аны гел үстерәсе генә килеп тора бит. Шуңа авыл халкы хәзер ел саен бәрәңге белән бергә чәчәк тә утырта. Һаман матурракларын эзләп табабыз, орлыклар алышабыз, ди алар. Чәчәк орлыкларын да үзләре үк әзерли башлаганнар инде. Әле авылда «Иң матур өй каршы һәм бакча» дигән бәйге дә игълан иткәннәр. Бу бәйгедә Анна апа җиңеп чыгар кебек. Аларның өй турыларыннан үткәндә, кем генә, тукталып, чәчәкләренә сокланмыйча уза икән?! Нинди генә чәчәкләр юк бит аның бакчасында: кашкарый, цинния, дәлия (георгин), флокслар, лаләләр, гладиолуслар һ.б. Күпләрнең иң яраткан чәчәге розаның да 5 төстәгесен үстерә ул: кызыл, алсу, ак, сары. Розаның хәтта яшькелте дә бар аның бакчасында! Кар эреп бетүгә, беренче булып лаләләре балкып чәчәк ата, алар артыннан, авылга ямь биреп, розаларга җан керә. Анна апа чәчәкләргә үлеп гашыйк. Көн саен шулар янына чыгып, чәчәкләр арасында кайнашып, аларны яшь бала карагандай тәрбияләп, күңеленә ял ала ул. «Розаларны аеруча яратам, - ди Анна апа, - чөнки алар җәйдән көзгә хәтле шау чәчәктә утыра, хуш исләре исә бөтен урамга тарала». Сортларының да иң яхшылары туры килгән аңа: розаларга сокланып туярлык түгел. Сату-алу өчен түгел, ә матурлык, күңелне сөендерү өчен үстерә ул аларны. Ә роза кебек чәчәкләрне үстерүнең җиңел генә бирелмәвен бакчачылар бик яхшы беләдер.
Бу матурлыкны күргәч, үз бакчаңда да шундыйларны үстерәсе килә башлый. Тикмәгә генә бөтен авыл чәчәк үстерү белән мавыкмыйдыр инде.
Авылларда чисталык-тәртип игътибар үзәгендә бит хәзер. Чүпне дә билгеләнгән урынга гына түгәләр. Авыл кешеләре аерым бер көнне түгәсе чүпләрен, капчыкларга тутырып, капка төбенә чыгарып куя да, махсус бер трактор аларны төяп китә. Алай-болай капка төбеңдә артык әйберләр булса, штраф салып куярга да күп сорамыйлар. Авыл халкы моңа үзе дә бик җаваплы карый, ел буе өй тирәсен тәртиптә тота, матурлый. Авыллар көннән-көн матурлана, җыйнаклана - бу бик тә сөендерә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading