16+

Чеби сатучының машина номерын фотога төшереп ал

Тиздән каз бәбкәләре һәм тавык чебешләрен алыр вакыт җитә. Җылы яктан кошлар да кайта башлаячак. Әлеге сезон якынлашу уңаеннан ветеринария табиблары, кош гриппы таралу куркынычын булдырмау максатыннан, авыл халкын чебешләр алганда игътибарлы булырга чакыра.

Чеби сатучының машина номерын фотога төшереп ал

Тиздән каз бәбкәләре һәм тавык чебешләрен алыр вакыт җитә. Җылы яктан кошлар да кайта башлаячак. Әлеге сезон якынлашу уңаеннан ветеринария табиблары, кош гриппы таралу куркынычын булдырмау максатыннан, авыл халкын чебешләр алганда игътибарлы булырга чакыра.

Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр иткәнчә, чеби, каз-үрдәк бәбкәләрен сатып алганда, хуҗасыннан ветеринария белешмәсен сорап алырга кирәк. Телефонга машина номерын төшереп алсаң да комачауламый. Мөмкинлек булганда, чеби-бәбкәләрне кош сату өчен оештырылган мәйданчыклардан сатып алыгыз, дип киңәш итте ул. Инкубатор йомыркаларын сатып алучыларга да уяу булырга кирәклеген сикәртте.

Кош гриппының никадәр зур зыян салуын 2018 елда Апас районында булган хәлне искә төшерү дә җитә. Ул вакытта авыру Чувашиядән кертелгән кош-корт аркасында таралды. Кошлар чир эләктереп өлгергән була.

– Эре кошчылык предприятиеләре өчен дә инфекция таралуны булдырмау чараларын күрү мөһим, – дип кисәтте Габделхак Мотыйгуллин.
Республикада дуңгызларның африка чумасы да актуаль тема булып кала бирә. Татарстан территориясендә кыргый дуңгызлар арасында әлеге чирнең алты чыганагы ачыкланды: Алабуга, Әлмәттә берәр, Зәйдә дүртәр очрак. Зәй белән Әлмәттә яңа чыганаклар табылу аркасында икенче йөз чакрымлы куркыныч зона территориясе арткан. Аңа өстәмә рәвештә Алексеевск, Теләче һәм Ютазы районнары кергән.

– Россельхознадзор һәм Биоресурслар комитеты белән берлектә республикада кыргый дуңгызлар арасында дуңгызларның африка чумасы таралуга бәйле вазгыятькә мониторинг үткәрелә. Инфекциянең таралу куркынычын кисәтү максатыннан кабан дуңгызларын ату буенча ау хуҗалыклары белән уртак эш алып барыла. Атылган кабан дуңгызларын тәүлек дәвамында эшли торган лабораторияләргә китереп тикшерәләр. 2020 елда – 5 040, 2021 елның ике аенда гына да 2 886 тикшерү уздырылган, – дип сөйләде спикер.

Татарстанның биоресруслар буенча дәүләт комитеты башлыгы Ринат Чиспияков, авыру таралуны булдырмас өчен, кыргый дуңгызларны атарга туры илүен хәбәр итте. Федераль нормативлар буенча, бер мең гектар мәйдандагы урманга 0,25 баш кабан дуңгызы туры килергә тиеш. Узган елны рсеупблика территориясендә 7 мең кабан дуңгызы атылган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading