16+

“Чебиләрне үстерү өчен хәзер иң әйбәт вакыт” 

Апас районында яшәүче Венера Газиева инкубаторда чебиләр чыгарып үстерә. Бер көнлекләрен сата да. 2500 чеби үстергән хуҗабикәнең сүзенә колак салыгыз: акыллы сүзләр сөйли.

“Чебиләрне үстерү өчен хәзер иң әйбәт вакыт” 

Апас районында яшәүче Венера Газиева инкубаторда чебиләр чыгарып үстерә. Бер көнлекләрен сата да. 2500 чеби үстергән хуҗабикәнең сүзенә колак салыгыз: акыллы сүзләр сөйли.

Аның әйтүенчә, чеби үстерү өчен хәзер иң яхшы вакыт.
– Кызуны суытып булмый, ә салкынны җылытып була. Чебиләр эссене яратмый. Кош фабрикаларындагы кебек махсус суыта торган җайланмалар алып куеп та булмый. Эссе булгач ашамыйлар. Ә ашамагач, үсмиләр. Җәйге челләдә сезонда инфекцияләр дә тарала, пешереп биргән ризыклары әчи, шуннан эчләре китә. Чебешләр өчен иң уңайлы температура – 18 градус. Шулай да 22 градуска кадәр түзәләр әле, – ди ул. 

Венера апа биш ел элек 2500 баш чеби алып үстергән. Башта биш йөзне алган, аннары тагын кызыгып, ике меңне алып кайткан. Алдан ук читлекләр дә ясаткан булган. Әмма ул аларның зурлыгын бер көнлек кошларга исәпләп ясаткан. Чебиләр үсә барган саен, аларга урын җитмәгән. 
– Ярый әле җәй җиткән иде. Бәрәңге бакчасына калдык иске шиферлардан зур сарай ясаттым. Шуннан соң кинәнеп рәхәтләнеп үстеләр. Туганнарыбыз күп, күчтәнәч итеп тараттык. Мәскәүгә дә, Казанга да “очтылар”, – дип елмая ул.    

Икенче елны 500 генә баш алып үстерә. Аннары инде ссуда алып, мең йомыркага исәпләнгән инкубатор алып кайта. Чит ил йомыркаларының чыгышы яхшы булгач, Мәскәүдән Чехия йомыркаларын кайтарттыра. Бер көнлек чебиләрнең бер өлешен сата, бер өлешен үзенә калдыра. 
– Бер айлык итеп үстереп сату алай ук отышлы түгел. Чеби бер айда ике килограмм катнаш азык ашый. Ә аның килограммы – 45 сум. Өч атна буе катнаш азык ашатам, аннары фуражга күчәм. Ашатуның махсус үз программасы бар. Иң мөһиме – протеинны кирәкле күләмдә бирергә кирәк. Азыкка соя һәм көнбагыш шроты (концентрацияләнгән азык), балык һәм үлән оны кушып бирәм. Балык калдыкларын иттарткыч аша чыгарып пешерәм, анысын да кушам. Катнаш азык ашатып торсаң, кырык биш көннән суярга да була. Әмма ул вакытта әле мае булмый. Температура режимын саклау да мөһим. Беренче тәүлектә температура 35 градус, аннары ике атнадан 28 градус, өч атнадан 25 градус җылы булырга тиеш. Дүрт атнадан 18-22 градус калдырасың, – дип киңәшләрен бирде әңгәмәдәшем. 

Чебешләрдән кала, Венера апа каз һәм күркәләр дә үстерә. Казылык та ясарга өлгерә әле ул. Казның “Линда”, “Холмогор” токымлыларының ите тәмле була икән. “Мулард” дигән индоутка белән пекин үрдәге кушылган токымны да мактады. Ите коры, әмма кара төстә була, ди ул. 
– Пенсиядә дип тик утырып булмый. Йокым начар булгач, төнге икегә кадәр интернетта казынам. Күп әйберне шуннан өйрәнәм. Безнең әти дә чебиләрне идән астында үстерә иде. Электрчы булгач, идән астына ут кертте. Шунда йөзәр данә кызыл чебеш үстерде. Олы яшьтә булуына карамастан, әни дә гел хәрәкәттә, миңа гел ярдәм итеп тора. Әбиебез дә эшчән иде. 98 яшенә кадәр тегү текте. Күзлекне 94 яшендә генә киде. Тик утырырга яратмавыбыз нәселдән килә инде, – ди Венера апа.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading