16+

Чөгендер кыры түземле булырга өйрәтте

Ел саен май ае җитү белән үзәккә үткән чөгендер кыры күз алдына килә... Чөгендер утырталар икән дигән сүз бик тиз тарала иде бөтен Күгәйгә.

Чөгендер кыры түземле булырга өйрәтте

Ел саен май ае җитү белән үзәккә үткән чөгендер кыры күз алдына килә... Чөгендер утырталар икән дигән сүз бик тиз тарала иде бөтен Күгәйгә.

Әз генә буразналар беленә башлау белән эчкә курку төшә, ничә буразна бүлерләр икән, дип уйлый башлыйсың. Әни фермада эшләгәч, аңа "полный" буразна саны була, Зәйтүнә апам балалар бакчасында эшләгәч, аныкы да өстәлә. Чөгендер колхоз өчен бөтен культуралардан да өстен булган булса кирәк, чөнки аны утау, алу процессын колхоз рәисе Галим Шайхуллович үзе контрольдә тота иде.

Беренче кат утау вакыты җиткәч (ул Сабантуйга кадәр була), әнигә биргән беренче сорау: «Син нишләп 5 бала тапмадың? Чөнки күп балалы гаиләләр 5-6 кеше төшеп, бер көндә утап-кайтып китәләр. Ә без әни белән бер атна утыйбыз, әти паркта эштә. Мин бөтенләй хәтерләмим әтинең чөгендер чүбе утаганын. Күрше Мөршидә апа кебек, минем дә тау башыннан төшкән бөтен машиналарны санап, карап бетергәч кенә утыйсы килә башлый иде. Менә хәзер уйлап утырам, бер ялгызы гына яшәүче Асия апа,Сания апа, Гөлфания апа һәм башкалар ничек утап бетергәннәрдер ул чөгендерне. Менә ялгызлыкның ачысы. Шушы чөгендер кыры үзәкләренә үткәндер инде аларның.

Бер елны озын саплы китмән белән утарга ярамый дип, кечкенә, уртасы тишекле, кыска саплы матыйглар ясатып утарга куштылар. Белмим, колхоз идарәсендә кемнең башына килгәндер бу идея, әмма дә ләкин, безнең үзәкләргә үтте ул кыска саплы матыйг. Шуның өстенә Галим Шайхуллович, болай да иелеп, сирәкләп, утыйсы килмәгәндә, Мәрзия ,бу кызың ике чөгендер калдыра бит дип, минем арттан карап, тикшереп йөргәне мәңге онытылмас. Комиссия төзелеп, бөтен кеше утап бетергәч кенә төшеп кабул итү башлана иде әле, әгәр кабул итмәсәләр, яңадан төшеп утыйсы.
Калганнардан калышмыйк, дип, өйдән "әчки"(ул каян чыккан суз булгандыр) алып төшә идек әле. Ул "чебурашка" бутылкасындагы чәйдән, ипи белән йомыркадан тора иде. Ипи белән йомырканың тәме әлегәчә хәтердә. Обед җиткәнче, әни кайчан ашыйбыз соң дип, сумкага йөз тапкыр карап алулар, әле кыр башында калдырсаң, карга алып китмәсә ярар иде дип куркулар бөтенесе истә калган.

Икенче катны утаган вакыт кызу көннәргә туры килә. Эчәсе килүдән интеккән чакларны язып тормыйм инде.

Менә өченче катны утау күпкә җинелрәк, монда сирәклисе юк, синең буйлы алабуталарны бәреп чыгасы да, беренче катта калдырган ике чөгендернең берсен йолкып, өйгә кайтасы.

Чөгендер алу вакыты минем өчен аеруча рәхәт. 5 бала тапмаганы өчен әнигә булган үпкәләрем каядыр юкка чыга иде бу чорда. Башкалар алдында борын өскә күтәрелә, чөнки башкаларныкына караганда, безнең буразна саны күпкә кимрәк. Чөгендер алу никтер гел янгырлы, пычрак вакытка туры килә, Аны Беларусь, К-700 тракторлары белән генә алып кайта идек басудан.

Рәткә төзеп, пычакның үтмәс ягы белән кырып, сабыннан чистартып, күчкә өеп куюлар, аннары сәнәк белән чөгендер төяү процессы башлана иде.

Ә тагын да кызыклы өлеше һәрбер хуҗалыкка бүлеп бирелә торган "процент чөгендере”. Монда бөтен кеше оясыннан күчкән кырмыскалар кебек, бер көндә эшкәртеп, базга тутыру белән мәшгуль. Биредә беркем дә, хәтта мин дә, тау башыннан төшкән машинаны карап тормый, тизрәк өйгә алып кайту турында гына уйлый. Транспорт килгәнче дип, бер-береңә булышу дигән нәрсә бар иде, ял итеп тормыйча бөтен якын-тирәдәгеләргә булышып, чөгендерне төяп җибәрә идек. Чөгендер сезоны шуның белән тәмамлана. Ул көнне бөтен авыл Берлинны алгандай җиңел сулап куя, икенче елга тагын чөгендер михнәте күрәсен онытып, рәхәтләнеп йокыга тала.

Сентябрьдән октябрьгә кадәр мәктәп белән чөгендер алуларны әле дә классташлар белән искә алабыз. Анда тагын да рәхәт, чөнки монда кешедән калышасы да, артта калып кеше көлдермик, кызым, дип торган әни дә юк. Бөтен кеше бертигез була...

Никадәр авыр булса да, чиксез рәхмәтлемен чөгендергә. Кыш буе ашатып чыгарга терлекләргә дә җитте, безне дә эшкә, түзем булырга да шушы чөгендер өйрәтте .

Зөлфия Хәйруллина

Яшел Үзән районы


Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И Аллам шул чаклы ботен нечеалекларе белан язган безнен буын балаларынын узагена уткан чогендерррр аннан сон амбарга чогендер эшлаганнарга шикар комы биралар бер капчыкккк ул вакытта барыбызда бер тигез булганбыз бер берсена ярдам итмича бер кешеда оена кайтып китмаган бетергач андагы соенулар хазер балаларга андый эш кушып кара башта ата анасы кара тавыш чыгара ул балаларынын алдагы коннаре еуркыныч эш белм лар бит

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес язылган, баштан уткэн хэллэр. Утте заманнар, артта калды чогендер утаган вакытлар.

      Мөһим

      loading