Шәһри Казан

Cыерларга да педикюр кирәк, яки «Ак алтын»га байлыгыгыз бармы?

Быел Зәй районында сөт елгалары ташый башламагае. 2016 елны районда «Зур сөт елы» дип игълан иткәннәр. Аны җитештерү буенча былтыр Зәй Татарстанның 43 районы арасында 37 нче урында булса, быел 13 нче урынга үрмәләгән. «ШК» бу гаҗәеп уңышның серен ачыклады.

Сыер савучыларның хезмәт хакларын арттыралар

Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйләвенчә, аларда 17 меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шуның 4407е - савым сыерлары. Якын киләчәктә таналардан сыерга күчерү хисабына савым сөтлебикәләренең санын 4600 башка җиткерергә ниятлиләр. Моннан тыш, Зәйнең «Түбән Кама хуҗалыгы» оешмасы республикабызның сөтчелек өлкәсендәге әйдәп баручы районнары - Әтнә, Саба, Кукмара хуҗалыкларыннан 50 баш буаз тана алырга җыена.
- Ноябрь аенда, райондагы бөтен терлекчеләрне җыеп, алдынгылар слетын үткәрдек, анда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министры Марат Әхмәтов та килде. Районыбыз башлыгы Рәзиф Кәримов 2016 елны Зәйдә сөт елы дип игълан итәргә тәкъдим иткәч, зал хуплап, гөрләтеп кул чапты. Быел атнаның һәр икенче көнен авыл хуҗалыгы эшчесе көне дип билгеләп, иртәнге алтыдан, кайвакыт иртәрәк тә, район башлыгы белгечләр белән бергә бөтен терлекчелек биналарын, хуҗалыкларны, хәтта кече фермаларны йөреп чыгарга тырыша, - дип сөйләде Шәфыйк Хәмидуллин.

Районда сөт елгаларын агызып җибәрү өчен, сыер савучыларның матди якларын да кайгырта башлаганнар - хезмәт хакларына, конкурс нигезендә, өстәмә түләү дә каралган.
- Районда сыер савучыларның уртача хезмәт хакы - 16‑18 мең сум. Былтыр конкурс нигезендә, кайберләренә 11әр мең сум өстәмә акча чыкты. Әйтик, беренче ун көнлектә сыер савучының савымы фәлән центнер булып, икенче ун көнлектә 103 процентка арткан, ди. Кызыксындыру чарасы, нәкъ менә билгеләнгән тариф буенча, өч процентка карап түләнә дә инде. Районда йөз сыер савучы бар, ай саен 65енә, кайвакыт 80нән артыграгына да, конкурс нигезендә, матди ярдәм эләгә. Бу чараны Рәзиф Кәримов Зәйгә башлык булып килгәч кертеп җибәрдек. Кайвакыт акчаны савымчыларга ул үзе дә тапшыра, - дип сөйләде Шәфыйк әфәнде.

Республикада терлекчелек өлкәсенә караган берничә программа эшли. Федераль һәм республика программаларына керү нәтиҗәсендә, былтыр районда 23 терлек бинасы төзекләндерелгән. Моңарчы савым фермаларында элеккеге гадәт буенча чиләк белән савылса, хәзер җайланмалар, суыткыч агрегатлар урнаштыргач, сыер савучыларның эше бермә‑бер җиңеләйгән. Быел әлеге программалар нигезендә тагын ­сигез торакны «башлы-күзле итмәкчеләр».

- Республика «кара алтын» - нефтькә бай, дибез, ә без сөтне «ак алтын»га тиңлибез. Ул көн саен керем китерә. Базарда үзеңә яхшы клиент табып, үзара файдалы шартларда эшләү - төп бурычыбыз. Без сөтне Самарадагы «Уфа Вимм-Билль-Данн»га да, Башкортстан Республикасына да тапшырабыз. Хәзер бит ирек, кем күбрәк акча эшли ала торган заман. Сөтнең бер литрын 23 сум 80 тиенгә бирәбез. Тәүлегенә җитештерелә торган 60,5 тонна сөтнең 57 тоннасын тапшырабыз. «Зур сөт елы»нда сөтнең көндәлек күләмен 100 тоннага җиткерү өчен җән-фәрман тырышабыз. Андый күләмдә республикада җиде район эшли, сигезенчесе булу - безнең стратегик бурыч. Моның өчен сыерларның генотибын яхшыртырга кирәк. Элегрәк һәр хуҗалыкта ясалма орлыкландыру 60 процент кына иде, ә бүген бу күрсәткеч 85 процентка җитте. Хәзер тагын өч белгечебезне укытабыз. Әхмәт авылындагы 900 баш сыер асрала торган сөтчелек комплексында чит илдән килгән белгеч тә эшли,- дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Реклама

- Яшерен-батырын түгел, кайбер районнарда сөт кенә түгел, башка төрле продукция күләмен дә кәгазьдә арттырып күрсәтү гадәте бар. Сездәге хуҗалыкларда бу яктан хәлләр ничек? - дип сорыйм.
- Бу күренеш бездә төптән-тамырдан бетерелде. Аның ише нәрсәкәйне күптән хәтерләмим. Алай эшләп, үзеңне генә алдыйсың бит. Кәгазьдә язудан бернинди мәгънә юк, ул бит акча булып кайтмый. Үз-үзеңне алдау юлы белән тынычландырып яшәү ир‑ат кешегә килешә торган гамәл түгел. Салават Фәтхетдинов әйтмешли, моң синдә бар икән - бар, юк икән - юк. Сөт тә, бар икән ул, аны сатасың, керем аласың, хезмәт хакларын арттырасың.

Ни өчен Чирмешән иң ахырда?

Чирмешән районы - сөт җитештерү буенча исемлекнең 43 нче урынында. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мирзаһит Гатинга шалтыратып, бу күңелсез хәлнең сәбәбен ачык­лап карадык.
- Бездә бозаулау башланып кына килә, гыйнвар ахыры-февраль башына күрсәткечләрне яхшыртып, исемлектә югарыга менеп китәрбез, дип исәплибез. Мин күптән түгел генә эшли башладым. Былтыр районның күрсәткечләре түбән булган шул, быел сөтне берничә тоннага күбрәк ала башладык. Районга Яңа ел алдыннан Киров өлкәсеннән 85 баш нәселле тана кайтардык.
«Илһам» хуҗалыгы бер мең баш савым сыерына комплекс төзеп ята, аңарга май аенда 500 баш нәселле тана кайтармакчы ­булабыз, - дип сөйләде Чирмешәннең авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Сыер тотучыларга акча биреләме?

Соңгы арада редакциягә авыл хуҗалыгы тармагына караган сораулар күп килә башлады. Иң еш яңгыраганы: «Сыер тотучыларга матди ярдәм каралган, дип сөйлиләр. Дөрес хәлме бу?» Шушы сорау белән без Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык‑төлек министрлыгына мөрәҗәгать итте. Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең структурасын үзгәртү һәм агробизнесны үстерү бүлеге мөдире Александр Молокин сөйләвенчә, былтыр ­шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы һәр савым сыерына өчәр мең сум бирелгән. Сөт мини-фермалары төзүчеләргә 200 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел түләнерме, юкмы - министрлыкта әйтүләренчә, җәйгә таба билгеле булачак.

Зәй районы Сәвәләй терлекчелек фермасында бик сирәк очрый торган һөнәр иясе - сыерларга педикюр ясаучы кеше эшли.

Кирилл исемле егет мал-туарның тоякларын кисә. Аның сүзләренчә, тоягы вакытында киселмәгән терлекнең сөтлелеге дә, үрчү сәләте дә кими.

Тоякны кисәр өчен, Кирилл мөгезле эре терлекне махсус станокка кертеп утырта. Әлеге җиһаз малны кымшанмаслык итеп кочып алудан тыш, ботларын да ипләп кенә күтәрә. Тоякларны кисү һәм шомартуга берничә минут кына китә.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: