16+

Динле булган, телне белгән (ФОТОЛАР+ВИДЕОЛАР)

Былтыр «Безнең авыл» бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе - Бакырчы авылын котларга баргач, халыкның бердәмлеген, кунакчыллыгын, активлыгын күреп сокланып кайткан идек. Ул чакта без төп иганәчеләр - бертуган Бәхтияровлар ярдәме белән төзелгән «Суфия» мәчете ачылышында да катнаштык. Шөкер, мәчет бусагасына тузан төшми. Узган ялларда анда зур чара - «Дин галимнәре эзләреннән» дип...

Динле булган, телне белгән (ФОТОЛАР+ВИДЕОЛАР)

Былтыр «Безнең авыл» бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе - Бакырчы авылын котларга баргач, халыкның бердәмлеген, кунакчыллыгын, активлыгын күреп сокланып кайткан идек. Ул чакта без төп иганәчеләр - бертуган Бәхтияровлар ярдәме белән төзелгән «Суфия» мәчете ачылышында да катнаштык. Шөкер, мәчет бусагасына тузан төшми. Узган ялларда анда зур чара - «Дин галимнәре эзләреннән» дип...

Бакырчы чагыштырмача кечкенә авыл, анда 100ләп хуҗалык исәпләнә. Шуңа да карамастан, мәчетнең буш торганы юк. Ирле-хатынлы Рәшидә абыстай белән Әнәс хәзрәт, Хәлимә абыстай атнага ике тапкыр балаларга, олыларга дин сабаклары укыта. Үзе дә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укучысы булган Рәмис Шәйхуллин якшәмбе көннәрендә шәкертләргә белем бирә. Мәчеттә 22ләп бала шөгыльләнә. Дини дәресләргә күрше авыллардан да теләп йөриләр. Гатауллиннар Бакырчыдан биш чакрым ераклыктагы Сүнчәләй авылыннан атнага ике тапкыр мәчеткә укырга киләләр икән. «Көн саен йөрергә дә риза», - диләр үзләре. Мәчеткә аяк басуларына кызлары Регина сәбәпче булган. Башта ул дин сабаклары ала башлаган. Аннары үзе артыннан сигез яшьлек сеңлесе Рүзияне, әтисе-әнисе Радик белән Илүзәне дә иярткән.



- Ислам диненә якынаю турында күптәннән хыяллана идем. Шөкер, мондый мөмкинлекләр бар. Мәчеттә җиде төрле фән укыйбыз. Укулар бик кызыклы, мәгънәле бара. Дин кушканча яши башлагач, тормышыбыз уңай якка үзгәрде. Күңелеңдә булса, барына да вакыт табарга була, - ди Радик Гатауллин.

Бакырчы шәкертләре бәйгеләрдә еш катнаша. Коръән сүрәләрен укып, Казанда узган «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгесендә дә җиңү яулаганнар.Үзләрендә дә бәйгеләр еш була. Ә менә мондый киң масштабта зурлап уздырулары әле беренче генә тапкыр. Бәйгедә 80нән артык шәкерт катнашты. Араларында Яшел Үзән районыннан гына түгел, Кайбыч, Апас якларыннан да балалар бар иде. Биш яшьлек Әминә Азлиуханова Чабаксардан ук килгән. Сүрәләрне аңа әти-­әнисе өйрәтә икән. Бәйгедә катнашучы егетләр-кызлар үзләре мондый чараларны бик тә кирәкле дип саный.

- Мәктәптә дәресләр күп булса да, сүрәләр өйрәнергә вакыт табабыз. Бәйге вакытында күп кенә сорауларга хәзрәтләр аңлатма бирде, - ди шәкертләр.

Балаларның дини белемнәрен Яшел Үзән, Кайбыч районнарыннан килгән дин әһелләре бәяләде. Яшел Үзән районының мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин: «Мондый чаралар туган телне саклауда да зур әһәмияткә ия», - дип саный.

- Дәүләткә дә ике телне белгән белгечләр кирәк. Туган телне өйрәнмичә, Президент та, министр да булып булмый. Авылда туган гыйлемле, ислам динен акларлык шушы шәкертләрне шәһәргә дә җибәрерсез дип көтеп калабыз, - диде хәзрәт.

Аның сүзләрен Бакырчы авылы мулласы Әнәс хәзрәт Закиров та хуплады. Ул: «Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә мәчеткә юлны күрсәтсен иде», - дип теләде. Кайбыч районының Ябалак авылының имам хатибы Айрат Кәлимуллин Бакырчы үрнәгендә үзләрендә дә балаларны җыеп, аларга дин сабаклары өйрәтергә җыена. Теләк белдерүчеләр җитәрлек икән. Кайбыч районында 16лап мәчет исәпләнә. Аның тугызында дини дәресләр алып барыла. Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин фикеренчә:

- Белгәннәребезне балаларга өйрәтү бурычыбыз булып тора. Өйрәтмәсәк, динебез сүнәргә мөмкин. Учакка утын өстәп торганда гына ул яхшы яна. Дин алымнарын өйрәнә башлаган балаларның да гыйлемнәрен арттырып торырга кирәк. Киләчәктә мөселман табиблар, җитәкчеләр булса, бер дә начар түгел. Күңелендә дин булган кеше гадел, намуслы була. 20 ел элек үзебезнең Кайбычта дин сабакларын укырга теләүчеләр күбрәк иде, кызганыч, бүген компьютер, телевизор балаларны диннән тартып алырга тырыша. Шуңа да бу өлкәдә кызыксындыру чараларын күрү мөһим, - ди Дамир хәзрәт.



- Сүрәләрне иң камил, төгәл башкарган шәкертләргә: Әмир Исмәгыйлев, Алия Зәйнуллина, Нәфис Хәялиев, Ләйлә Хәйретдинова, Әлфия Шагиева, Җәмилә Гыйниятуллина һәм башкаларга мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, мәчеттән бер бала да буш кул белән китмәде. Ахырдан барлык кунакларны 200 кешегә әзерләнгән табынга чакырдылар. Кыстый-кыстый кунак та итмәгәч, бакырчылылар була димени! Авылның уңган киленнәре, апалары гадәттәгечә сыгылып торган табын әзерләгән иде. Милли киемнәрдәге җитез кызлар һәркемне яннарына килеп сыйлады. Бакырчылыларның бу эшләре дәвамлы булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading