16+

"Элек бер айга 80 мең тәңкә акча эшли идем дә..."

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Кәбир Нуриев кирәгеннән артык тыйнак кеше. Мактасаң кыенсына, оста дисәң ояла. Юкса шөгыле үк дәлил – калайдан өй кыеклары бизәкли, тәрәзә йөзлекләре, рәшәткә, почта тартмалары ясый. Һәр эшендә гөлләр гүзәллеге!

– Бик тырышсам бер көндә бер тәрәзә йөзлеген бизәкләп өлгертәм. Тимер кайчыны бер минутка да кулдан куймыйм инде, баш күтәрмичә, ашарга кермичә, ял күрмичә эшлим, – ди ул елмаеп. 

Авылларда да осталар ишәйгәннән ишәя соңгы елларда. Сөенечле хәл! Тормыш арбасын тарткан остага да кулай, авыл кешесенә дә җайлы.
– Авыл җирендәгеләр бер тиенне икегә бүлеп яшиләр. Хакны күтәрмим, тиенләп җыйган акчасына эшләткән кешеләрне икеләтә хөрмәт итәм, кешедән калышмаска тырышуларын – хуплыйм! Бик булдыксыз кеше генә бармакка бармак та сукмыйча яши. Элек бер айга 80 мең тәңкә акча эшли идем дә, хәзер керемнәр күпкә кимеде. Исән булып, әкерен генә эшләп торыйк, гаиләне туендырырга җитеп бара, шөкер, – ди Кәбир әфәнде.

Останың көн-күрмешен эше, ә менә гомерен гаиләсе бизи! Хатыны Зөлфия ханым белән ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларны башлы-күзле итеп, инде оныклар сөяләр.

Исәнлеге булса, саулыгы сөендерсә кеше заты тау түбәсен тәхет итә! Менә шул тәхетләрне иңләгән осталарның берсе ул Кәбир Нуриев. Эше дәвамлы булсын әлбәттә, кереме бәрәкәте белән сөендерсен. Әнә шундый изге теләкләрдә калабыз үзенә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading