Шәһри Казан

Елыйсы килә: мартышлылар авыллары белән күченеп киткәннәр

Тукай районында Мартыш авылыннан бары исеме генә калган. Кайчандыр шаулап торган торак пункт урынында хәзер шомлыкны тагын да көчәйтеп, җилләр уйнап тора. Этләр өрүе урынында заводтан чыккан тавыш ишетелә. 

Газ, су һәм электр энергиясен бирү дә тукталган биредә, ташландык йортларның күбесе кар көртләре белән капланган.

Тукай районының кайчандыр тулы канлы тормыш белән яшәгән Мартыш авылы мәңгегә бушап калган. Әлеге кызганыч, күңелне сыкратырлык күренешкә карап кемнең генә йөрәге еламый икән. 
Авылны бетерү турында 10 ел элек игълан иткәннәр. Баксаң, ул чакта нефть химиясе заводы чикләрен киңәйткән һәм авылга бик нык якын килгән икән. Мартыш авылы сәнәгать төененең санитар-яклау зонасына эләккән, һәм экологик яктан караганда монда яшәү куркыныч булганлыгы ачыкланган.

Реклама

Халыкны Дәүләт торак фонды файдасына йортларыннан баш тартырга күндергәннәр. Авыл кешеләренә компенсацияләр түләү башланган. Күпләр Түбән Кама һәм Яр Чаллыда фатир алганнар, дип ышандыра җирле хакимият.

Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина сүзләренә караганда, биредән китәргә теләмәүчеләр дә булган.
- Бу компенсациянең аз булуы белән бәйле түгел, ә туган йорт, туган нигезләрен ташлап китәсе килмәде аларның. Бигрәк тә өлкәннәрнең, үлә калсалар, үз җирләрендә күмеләселәре килде. - ди сөйли башлык.
Әле алты ел элек кенә биредә берничә дистә йорт торган, бүген, еллар узгач, әлеге җирләр чүп үләне белән капланган. 
Мартыш авылын якындагы бер-ике атна эчендә җир белән тигезләячәкләр.

Лилия Гайнуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: