16+

“Эпизоотик иминлегебез ышанычлы кулларда”

Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә илдә алдынгы урында тора.

“Эпизоотик иминлегебез ышанычлы кулларда”

Татарстан авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә илдә алдынгы урында тора.

“Монда республиканың агрокомплексы, шул исәптән ветеринария хезмәтенең дә өлеше зур. Без – Россиядә бишенче, ә Идел буе федераль округында беренче”. Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең 30 еллыгы уңаеннан узган тантаналы чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин шулай дип белдерде.  

Ул билгеләп үткәнчә, терлекчелек тармагының тотрыклы эшләве һәм үсеше, сыйфатлы продукт җитештерү дәүләт ветеринария хезмәтенең уңышлы эшләвенә бәйле. Шуңа да ветеринарлар заман таләпләренә җавап бирергә, үз эшләрендә профессионал булырга тиешләр. 

–    Моның өчен исә ветеринария учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту мөһим. Шул уңайдан бүген дәүләт ветеринария хезмәтенә автомобильләр тапшырыла. Яңа машиналар ветеринария табибларына үз вакытында ярдәм күрсәтергә, шулай ук профилактик чараларны нәтиҗәле үткәрергә һәм хайваннарның йогышлы авыруларын булдырмау чараларын күрергә ярдәм итәчәк, – диде ул.

Тантаналы чарада катнашкан Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары – статс- секретарь Максим Увайдов та республикада авыл хуҗалыгының җитди үсеш алуын һәм төбәктә ветеринария хезмәтенең үсеш алырга тиешлеген аңлау барлыгын ассызыклап, ышанам, безнең эпизоотик иминлегебез ышанычлы кулларда, диде. 

Машина ачкычы алучылар арасында Лениногорск шәһәре һәм районының баш ветеринары Рашат Әхмәтов та бар иде.
–    Ветеринарлар өчен иң кирәкле әйбер ул – дарулар. Кирәкле препаратлардан тыш эшләргә кадрларың һәм аларга йөрергә машина булырга тиеш. Райондагы авыллар арасы шактый, ул җитмеш тә, йөз чакрым да булырга мөмкин. Шуңа да вакытында барып җитеп, сыйфатлы хезмәт күрсәтергә кирәк. Транспорт булу безнең эшебезне күпкә җиңеләйтә һәм вакытында эшләргә булыша, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading