16+

"Эшемне дәвам итәчәкмен...", яки Өбрә янә фельдшерлы булды

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Биектау районының Өбрә авылында яшәүчеләр фельдшерсыз калулары турында борчылып язды. Биектау үзәк хастаханәсенең оештыру методик кабинетның баш фельдшеры Фавия Зәйнуллина бу хәлне аңлашылмаучанлык дип бәяләде.

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә Биектау районының Өбрә авылында яшәүчеләр фельдшерсыз калулары турында борчылып язды. Биектау үзәк хастаханәсенең оештыру методик кабинетның баш фельдшеры Фавия Зәйнуллина бу хәлне аңлашылмаучанлык дип бәяләде.

“Авылыбызда 60лап йорт бар, 130лап кеше яши. Балалар да хәйран. Авылыбызда яшәүче фельдшер 0,5 ставкага халыкка хезмәт күрсәтә иде. Билгеле инде, төрле хәлләр булып, аңа еш мөрәҗәгать ителә. Февральдән фельдшерның ставкасын 0,25кә калдырганнар, һәм ул гариза язып эштән китүен хәбәр итте. Халык хафада.  Бездә болай да бернинди социаль оешмалар юк. Хат ташучы булмау сәбәпле, газета-журналлар да алдырмыйлар диярлек. Инде фельдшерны да кыскарттылар. Йә инде, дәүләт аның 8-10 меңлек хезмәт хакына калганмы? Интернет әнә җырчы Иосиф Кобзонга 42000000 меңлек һәйкәр куярга җыеналар дип шаулый. Ә татар авылына хәерче акчасына эшләүче фельдшер да  жәл. Бүгенгедәй авыр вазгыятьтә бит әле бу”, – дип язган иде Өбрә авылында яшәүче журналист Люция Фаршатова.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан без иң элек фельдшерның үзенә шалтыраттык. Ставкасы 0,25кә калачагын белгәч, Эльмира Гарипова чынлап та эштән китәргә дип гариза язган булган. Авыл халкы мөрәҗәгатеннән соң, җитәкчелек бу уеннан кире кайткан булырга тиеш. Фельдшер кабат 0,5 ставкага эшли башлаячак.

- Өбрәдә эшемне дәвам итәчәкмен, - диде безгә Эльмира. Бүгенге көндә авылда 154 кеше яши. Авылдагы халык исәбенә караганда, балалар чынлап та күп, ди. Яшәү урыны буенча теркәлмичә яшәүчеләр дә бар икән. Аларны да исәпкә алсаң, авыл халкы күбрәк тә булып чыга. Эльмира Усад авылындагы табиб амбулаториясындә тулы ставкага эшли. Кичке сәгать дүрттән соң Өбрә халкын үз өендә кабул итә, чөнки авылда фельдшер-акушерлык пункты юк. Эльмира Өбрәдә фельдшер булып 28 ел эшли. Баштарак тулы ставкада эшләгән. Оптимальләштерү чорында ярты ставкага калган. Усадта эш булгач, ике җирдә эшли башлаган.

Биектау үзәк хастаханәсенең оештыру методик кабинетның баш фельдшеры Фавия Зәйнуллина бу хәлне аңлашылмаучанлык дип бәяләде. Эльмира Гарипова 0.5 ставкада эшен дәвам итә, диде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading