Шәһри Казан

Эшләгәнгә эш җитми!

Авыл тормышы - сандугачлар сайравы, җәйге иртә, басудагы комбайн-тракторлар гөрелдәве, чалгы тавышы кебек хозурлыклар гына түгел. Язучыларыбызның әнә шундый гүзәллек хакында язып, чынбарлыкны белмичә иҗат итүләре авыл кешесе алдында дәрәҗәсен дә төшермиме икән? Әнә бит безнең шагыйрь-язучы халкы китапларыбызны укучы юк дип зарлана. Аннары, авыл кешесенең күбесе кайдан акча юнәтим...

Туган авылымнан чыгып әйтәм, эшләргә тырышкан-тырмашкан кеше барыбер эш таба. Кайсы район үзәгенә барып эшли, кайсы үзебезнең фермерларга яллана, кайсы агрофирмага хезмәт итә. Шулай да киләчәге бик үк якты күренми, күпчелек кешегә эш табуы, ай-һай... Акча тапса да, елына бер-ике күлмәк алырлык кына. Әле бит каралты-кураны карыйсы, йортны төзекләндерәсе бар.
Чын-чынлап яхшы эш урыннары булдыру турында уйлаганчы, кайсы һөнәр кешесенә нинди эш барлыгы турында фикер алышыйк. Авылда уртача 400 кеше дип санасак, шуларның 60ы балалар һәм яшүсмерләр. 200е пенсионерлар. Димәк, эшкә яраклы кеше 140 тирәсе.
Әгәр авылда урта мәктәп бар икән, анда егерме-егерме бишләп кеше укытучы булып эшли ала. Үз белгечлегем буенча эшлим, дип ябышып ята алмыйсың, нинди фәннән кайсы укытучы җитми инде, эш кенә булсын! Күрше-тирә авылдагы мәктәпкә йөреп эшләргә дә мөмкин. Шулай да бу һөнәр авыл өчен иң дәрәҗәлесе. Хезмәт хакы шәһәрнеке белән чагыштырганда әллә ни күп булмаса да, уртача унөч-унбиш мең сум тирәсе. Әле бер-ике техник хезмәткәр булуын да исәпләсәк, 20 кеше эшле булып чыга.
Тагын бер эш урыны ул - балалар бакчасы. Анда бер мөдир, бер тәрбияче, бер аш пешерүче, бер җыештыручы икән - барлыгы дүртәү. Димәк, тагын 4 кеше эшли дигән сүз.
Гадәти авылда тагын унлап механизатор була. Фермерлар, агрофирма эшчеләре аена уртача ун-унике мең сум алалар.
Әлбәттә, кеше яшәгән урында идарәчесез булмый. (Күптән түгел вәхшиләрчә үтерелгән М.Каддафиның «Яшел китап»ындагыча үзен-үзе идарә итә торган җәмгыять - җәмәһирия дәрәҗәсенә җитмәгәнбез бит әле.) Авыл советы рәисе, аның урынбасары һәм бухгалтерсыз булмый. Хезмәт хаклары уртача унбиш мең тирәсе.
Авылда сәламәтлек саклау үзәге - медицина пункты бар. Анысын хәзер бер кешегә калдырдылар. Техник хезмәткәр эшен дә дә үзе башкара. Эше күбәйде, акчасы артмады. Кайсыдыр түрәләр баегандыр инде. Хәер, бусы башка мәсьәлә.
Әгәр бай авыл икән, өч кибет булырга мөмкин. Кибетчеләрнең хезмәт хаклары 7-8 мең тирәсе. Атналап-сменалап һәрберсендә ике кеше эшләсә, 6 кеше эшсезлектән интекми дигән сүз.
Әлбәттә инде, дөнья булгач, гадәттән тыш хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Шулай итеп янгын сүндерүчеләр эше бар. Анда күп дигәндә 2 кеше эшли.
Терлекчеләрнең (алары 15 кеше тирәсе) күбесе күрше авылга йөреп эшли, чөнки күп кенә агрофирмалар, шулай уңайлырак дип, бөтен мал-туарны бер авылга җыйган. Хезмәт хаклары 11 мең дип ишеттем.
Мәдәният йорты булган авылларда тагын клуб мөдире, китапханәче кирәк. Димәк, тагын 2 кешегә эш бар. Хезмәт хаклары 7-8 мең сум тирәсе.
Шулай итеп, 140 кешенең 64е эшле булып чыга. Калган 76сы исә төрле шабашкаларга йөрергә яисә район үзәгенә барып эшләргә мәҗбүр. Югыйсә авылдан китәргә кирәк. Хакимияттә утыручылар авызыннан кече һәм урта бизнес дигән сүзне ишетергә туры килә. Бәлки әнә шундый эшмәкәрләргә авылга кайтыргадыр? Авылда эшче куллар бар, эшләгән кеше ачтан үлми, бизнес та гөрли.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: