Тавыклар тотучы барлык россиялеләр өчен яңа карар кабул ителде.
Күз алдыгызга китерегез: җәйге иртә, саф һава, кулыгызда каһвә, ә еракта тавыкларның көр тавыш белән кыткылдавы ишетелә. Берәүләр өчен – идиллия, икенчеләр өчен – ачу чыганагы. Ә СНТ һәм ДНП дачалары хуҗалары өчен бу әле проблемага да әйләнергә мөмкин.
2025 елдан башлап яңа кагыйдәләр шәһәр читендә кошлар үрчетүне чикләячәк. Хәзер инде тавыкларны, үрдәкләрне һәм казларны барысы да тота алмаячак.
Кая ярый һәм ярамый
Йорт кошларын шәхси ярдәмче хуҗалык буларак рәсмиләштерелгән кишәрлекләрдә (ЛПХ) үстерү элеккечә үк рөхсәт ителә. Мондый территорияләр хуҗалары хәтта кәҗә һәм сыерлар да асрарга хокуклы. Әмма бер шарт белән – кишәрлекне мини-фермага әверелдермәскә. Ә менә бакчачылык яки яшелчәчелек өчен каралган бакчаларда бер-ике тавык үрчетү дә тыела. Әгәр күршегез сезнең өстән зарланса, тикшерү үзен көттермәячәк.
Мисал өчен: Казан кырыенда бакчачы Гали бабайның өч тавыгы бар. Ул аларны карый, ашата, йомыркаларын җыя. Ләкин хәзер аңа 20 мең сумга кадәр штраф яный, чөнки аның участогы СНТ территориясендә урнашкан.
Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар шактый сизелерлек булырга мөмкин. Әгәр дә участокның кадастр бәясе билгеле булса, штраф бу сумманың 0,5-1% тәшкил итәчәк, әмма 10 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә бәясе билгеле булмаса, 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, хокук бозучыларга кишәрлектән кош-кортны юкка чыгару өчен бер ай бирәләр. Бу чыгымнар хәтта кечкенә кетәкләк тотуны да отышсыз итә.
Участокның статусын ничек белергә?
Сезнең участок нинди категориягә каравын төгәл белү өчен, «Дәүләт хезмәте» яки Росреестр аша өземтәгә заказ бирергә мөмкин. Бу хезмәт 350 сумнан 500 сумга кадәр булырга мөмкин. Шулай ук СНТ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки алар җир статусы турындагы мәгълүматка ия булырга тиеш. Тагын бер ысул – Росреестрның ачык картасында кишәрлекнең кадастр номерын табарга һәм мәгълүматларны онлайн тикшерергә.
Штрафларны ничек булдырмаска?
Канунны үтәргә теләгән бакчачыларга нишләргә соң? ЛПХ хуҗалыгын булдырып, кетәклекнең чисталыгын һәм тавыш дәрәҗәсен күзәтеп торырга кирәк. Чөнки бер генә шикаять булса да, бу контроль органнарының игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Бакчачылык яки яшелчәчелек өчен кишәрлеге булганнарга йә кош-корт табу идеясеннән баш тартырга, йә штраф белән тәвәккәлләргә туры киләчәк.
Әгәр күршенең тавыгы булса
Бу сезгә комачауласа, тыныч кына сөйләшеп карагыз. Бәлки, килешеп булыр. Әгәр диалог ярдәм итми икән, СНТ идарәсенә коллектив шикаять язарга кирәк. Мондый мөрәҗәгатьләр, гадәттә, шәхси мөрәҗәгатьләргә караганда нәтиҗәлерәк. Ахыр чиктә Роспотребнадзорга яки Россельхознадзорга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Проблеманы раслаучы фото яки видео беркетеп була. Мәсәлән, сезнең түтәлдәге тавыкларны яки аларның «эшчәнлеге» нәтиҗәләрен.
Теләк бар, әмма ярамаса...
Кайбер бакчачылар канунны урау юлларын эзлиләр. Тавыкларны теплицага күчерәләр, әмма рәсми рәвештә бу штрафлардан коткармаячак. Яисә инде шәхси ярдәмче хуҗалыклар статусына участок рәсмиләштерергә, әмма бу тиз процесс түгел.
Һәрхәлдә, алдан ук җир статусын тикшерергә кирәк. Бәлки, сезнең тавык асрарга хакыгыз бардыр? Әгәр юк икән, бытбылдыклар тыюга эләкмәгән әле. Ләкин моның никадәр озак дәвам итәчәген кем белә...
Лилия Яфизова
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар