16+

“Эссе булганга, көтүне төнлә көтәбез”

Социаль челтәрдәге “Татар авыллары” төркемендә көтү кайта торган мәлне төшергән матур видео пәйда булды. Төркемгә язылучыларның берсе шунда ук пост астына “Ә бездә, эссе булганлыктан, көтү төнлә чыга” дип язып куйды. 

“Эссе булганга, көтүне төнлә көтәбез”

Социаль челтәрдәге “Татар авыллары” төркемендә көтү кайта торган мәлне төшергән матур видео пәйда булды. Төркемгә язылучыларның берсе шунда ук пост астына “Ә бездә, эссе булганлыктан, көтү төнлә чыга” дип язып куйды. 

Алай да була аламы икәнни дип, комментарий авторы Радик Галимов белән элемтәгә дә кердек. Радик Теләче районының Бичер авылыннан (авылның рәсми атамасы – Кече Мирәтәк) булып чыкты. 

–  Эсселәр башлангач та, сыерларны көтүгә төнлә чыгарырга кирәк дигән фикергә килдек. Алдагы елларны да шулай ук эшләгән идек. Авылыбыз зур түгел, терлекләр саны да аз. Егерме дүрт баш тирәсе.  Болында электр көтүчесен куйдык. Кич белән сәгать алтыларда көтү өчен җаваплы кеше сыерларны шунда куып алып китә. Төнгә терлекләр шунда кала. Иртән сәгать җиделәргә кире алып кайтабыз. Көндез абзарда торалар, кемнәрдер арканлап та куя, – дип сөйләде ул. 
Көтүчесез генә калалармы, дигән сорауга, Аллаһка тапшырабыз инде, дип елмаеп куйды. 

Бичердә генә түгел, күрше Кече Нырсы авылында да терлекләрне төнлә көтәләр икән. 
Зәмзәмия Миңнеханова да, инде бер ай терлекләрне көтүгә чыгармыйбыз, дип хәбәр иткән. 
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дә мондый кызуда терлекләрне чыгарып, куып йөртмәскә киңәш итә.

Белгечләрдән тагын берничә киңәш:
Хайваннарны эчерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Әйтергә кирәк, су – җәй көне сыерлар өчен иң мөһим туклану элементы. Нәкъ менә су сыерны суытырга һәм терлек азыгын эшкәртергә ярдәм итә. Чиста һәм салкынча су даими бирелергә тиеш, бигрәк тә сыерны сауганнан соң.

Температура 27 градуска якынлашканда сыерларның суга ихтыяҗы ике тапкыр арта, әйтик, көнгә 120 литр су урынына хайван 200 литр һәм аннан да күбрәк эчә.
Су тагарагын даими юып торырга һәм аларны сыерларны су эчәргә җәлеп итәрлек итеп урнаштырырга кирәк. Аны күләгәдә урнаштырыгыз. Автомат суэчкечләр дә куярга була, мәсәлән, су күләмен белем тору өчен кыйммәт булмаган йөзгеч системаларын урнаштырырга мөмкин.

Терлек азыгын куллануны контрольдә тоту аеруча мөһим, чөнки һава температурасы югары булганда сөтнең продуктивлыгын киметмәс өчен терлек азыгын җитәрлек кулланырга кирәк. Ул кимесә, савым күләмен саклап калу максатында рациондагы барлык туклыклы матдәләрнең тыгызлыгын арттырырга кирәк була.
Минераль азык һәм рациондагы азык тозы өлешен 10 процентка арттырырга мөмкин, чөнки җылылык стрессы аркасында терлекләр нык тирли һәм бу электролитлар балансын бозуга китерә. Шулай ук организмдагы окисьләшү процессларын киметү өчен рационга антиоксидантлар (органик селен, Е, С витаминнары һәм каротиноидлар) кертегез.

Азыкның күпчелек өлешен тәүлекнең салкын вакытында бирергә кирәк. Мәсәлән, иртәнге 4-6 сәгатьләр һәм кичке 9-11 арасында.
Азык кызмасын өчен аны аз-азлап, әмма ешрак салыгыз. Салкынча һәм яңа азык күбрәк ашала.
Өстәмә җилләндерү өчен капкаларны, ишекләрне, ян-як диварларны ачарга.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading