«Мондый китабы булган авылны федераль университетлы авыл дияргә була», - диде Арбор авылы тарихына багышлап язылган «Урбар» китабын тәкъдир итү кичәсендә Бакый Зыятдинов. Соңгы елларда авыл тарихлары турындагы китаплар шактый күп басылды, шулай да «Урбар» китабын кулына алып битләрен актарып кына чыккан арада гына да һәркем бу китапның ничаклы югары...
Төгәллек, гаделлек - китапның авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның холкыннан. Тарих хисләргә, легенда һәм риваятьләргә нигезләнеп кенә язылмый шул. Тагын бер кызыклы искәрмә: Балтач районын гына алсак та, тарих белән кызыксынучы, аны язучы кешеләр башлыча физик-математиклар икән. Кичәгә килгән тарихчылар Бакый Зыятдинов, Рәфкать Зарипов һәм Гарифҗан Мөхәммәтшин үзе дә төгәл фәннәр өлкәсеннән.
Гарифҗан Мөхәммәтшин әлеге китап өстендә унбиш ел эшләгән. Китапны кулыма алган саен, ныграк инана барам: Арбор тарихы турындагы китап нәкъ менә шушындый саллы булырга тиеш иде дә. Ник дигәндә, нигез салынган көннән алып бүгенгәчә, Арбор авылы тарихында ак юл булып, аның кешеләренең зыялылыгы, белемгә, яңалыкка омтылышлары, рухи яктан бай булулары сузылып килә. Авылның шәҗәрә башында - зыялы затлар. Тарихчылар үрнәгендә бер генә чыганакка мөрәҗәгать итик. Олы тарихчы, галим һәм абруйлы дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани «Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле мәшһүр хезмәтендә үзенең бабасы турында: «Хөрмәтле Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани... Урбарда мелла Ибраһим бине Габдулла ән-Нократыйдан һәм гасырыбызның башка укымышлыларыннан гыйлем алган. Мелла Ибраһимның 1772 елда Урбар авылында булуы мәдрәсәсендә укыган шәкертләренең язган китаплары буенча раслана», - дип яза. Мәрҗанине, укуны дәвам итсәк, аның әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр мулланың да Урбарда мелла Габдеррәшит бине Йосыфтан белем алганын белербез. Мәрҗани үзе дә күп тапкырлар авылда булган, язмаларында авылның урамнарын, йортларын төгәл атавы моны исбатлый. Нәкъ менә ул Урбар якларын, ак як, дип атый. Ни өчен Урбар диючеләр дә булыр. Күп кенә татар авылларының исеме мари телендә, шул исәптән Арбор да. «Ар» - елга, су, «бор» таш, урман мәгънәсен бирә - урман, ташлы елга буендагы авыл. «Урбар» исеме борын заманда татар телебезгә якын итеп атаудан калган, китапның исеме дә шуннан. Әйе, Арбор авылы бик матур. Аның табигате дә, төзек, чиста йортлары, урамнары да әсир итә. «Нинди матур авыл, монда яшәве зур бәхет», - дип язган үзенең көндәлек битләрендә Мирхәйдәр Фәйзи Арбор авылы турында. Чыннан да, арборлылар бәхетле: бу игелекле туфрактан киң күңелле, зур йөрәкле кешеләр чыккан. Аларның тырышлыгы белән, авылның бүгенге йөзе дә соклангыч: урамнарына таш түшәлгән, сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл салынды, шәһәр җиреннән ким булмаган балалар мәйданчыгы бар, мәктәпнең спорт залы, төрле кабинетлары ремонтланган, җиһазландырылган. «Авылны бизи торган күркәм сыйфат: монда авылдашлар, үзара киңәшләшеп, килешеп, берсеннән-берсе матуррак эшләр башкаралар. Авыл - шәхесләрне, шәхесләр исә авылны күтәрә», - диде үзенең чыгышында Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вакыйф Зәкиев. Чыннан да, туган авылга игелек кылу - арборлыларның күркәм гадәте. Бу эшләрнең башында, башкаларга үрнәк булып, Мөхәммәт Гатиятуллин тора. Аның турында: «Ничек шултикле туган авылны яратып, аңа игелек кылып була икән?» - дип кызыгып һәм сокланып әйткән сүзләрне еш ишетәбез. Шөкер, матур үрнәкнең дәвамчылары да бар: Роберт Зәкиевнең әтисе ике дистә елдан артык колхоз җитәкләгән булса, бүген ул үзе авылны кайгыртып яши. Инде яшьләрнең башкарган матур эшләре турында әледән-әле ишетеп куанабыз. «Рәхмәтемнең иң зурысы - игелекле авылдашыбыз Мөхәммәт Хәбибулла улы Гатиятуллинга. Аның матди һәм рухи ярдәме булмаса, бу китап тумас иде. Китапны язарга алынуым да аның тәкъдиме белән генә булды - әгәр шул булмаса, бу газаплы эшкә алынырга җөрьәт итмәгән булыр идем», - ди Гарифҗан Мөхәммәтшин. «Ә китапны язганда иң авыры ни булды?» - дигән сорауга: «Авылдашларымның язмышын, кичерешләрен үз йөрәгең, күңелең аша үткәрү үтә дә газаплы булды, - ди. - Һәркайсы турында җылы итеп бирәсе дә килә. Үз-үземнән канәгать булмыйча, бүтән бу уй-фикерләр кире кайтмас өчен, кулъязмаларны ишегалдында учак итеп яккан чакларым да булды».
Авылдашлар да китапны укыганда җөмләләр арасындагы җылылыкны, яратуны тоймый калмаслар. Китапның үзе кебек, аны тәкъдир итү кичәсе дә бик күркәм булды. Арбор авылы кияве режиссер Илгиз Зәйниев җитәкчелегендәге Г. Камал театры артистлары уйландырдылар, куандырдылар. Сере - чишмәсендә, туфрагында, күрәсең, язмышын авылыбыз белән бәйләгәннәр дә аңа хәерһахлы. Илгиз Зәйниев, үтенечне аңлап, һәрчак ярдәм итеп килә.
Ни хәтле генә яхшы булмасын, кунаклар киләләр дә китәләр. Авылның көндәлек тормышын кайгыртып яши торган җирле хуҗаларның булуы да зур байлык. «Арбор» хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитовка да барлык кайткан кунаклар исеменнән рәхмәтләрнең олысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар