16+

«Концерт шәп иде, әмма...күңелдә төер калды»

Казанда өченче ел рәттән Шәрык базары милли мәдәниятләр фестивале уза. Быел әлеге чара чын базардан бер дә ким түгел.

«Концерт шәп иде, әмма...күңелдә төер калды»

Казанда өченче ел рәттән Шәрык базары милли мәдәниятләр фестивале уза. Быел әлеге чара чын базардан бер дә ким түгел.

Өч элек проектта 8 ил катнашкан булса, быел алар 30ау булган. Аларның һәркайсы үз мәдәниятен тәкъдим итә. Җаның ни тели, шул бар. Без дә Шәрык Базары кысаларында узган Үзбәкстанның  Каракалпакстан мәдәният көннәрендә булдык.

Шәрык Базары фестиваленең ачылыш тантанасында ук җылы мохит хөкем сөрде. Төрле милләт вәкилләре дусларча кочаклашып, хәл-әхвәл белешә. Проектның продюсеры Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов та бу көннәрдә Казанның Шәрык дөньясының мәдәни башкаласына әйләнүен ассызыклап үтте.

– Безнең республика кабат милли мәдәниятләр, дөнья мәдәниятләре үзәгенә әверелде. Кабаттан гасырлар буена килгән бөек миссиябезгә тугры калабыз. Чөнки элек тә Татарстан һәм Казаныбыз – Россияне, Европаны шәрык дөньясы белән тоташтыручы күпер булган. Фестивалебезнең максаты да шундый! Безгә төрки һәм шәрык илләре халыклары гына түгел, ә Америка, Африка, Франция һәм Италия вәкилләре дә кушыла. Әлеге күренеш мәдәниятнең һәркемгә ачык булуын исбатлый – диде Рифат Фәттахов.

Татарстанда Каракалпакстан республикасы көннәре соңгы тапкыр 43 ел элек булган. Ярты гасыр диярлек вакыт үткән, шуңа күрә әлеге республика артистлары чыгышыннан нәрсә көтәргә дә белмәдем. Көйләре, гореф-гадәтләре, киемнәре, биюләре – барысы да үзенчәлекле. Күп кенә җырчылар сәхнәгә милли уен кораллары белән чыкты. Үзбәкстан мәдәниятендә дастан әйтү осталыгы да  таң калдыра. Бу әсәрләрнең әле дә зур сәхнәдә тәкъдим ителүе, үткән белән бүгенгенең тыгыз бәйләнешен исбатлый.

Әлбәттә, татар эстрадасында күп кенә җырчылар Шәрык көйләре белән илһамлана. Кайберәүләр илһамлану гына түгел, күчереп алу белән дә шөгыльләнә. Монысы сер түгел инде. Шулай да Үзбәкстан артистлары да татар җырларын яратып башкара икән. Мәсәлән, Каракалпакстан республикасының мәдәният министры Бегис Темирбаев “Кышкы романс” белән чыгыш ясады. Менә, ичмасам, мәдәният министры! Артык сүзләрсез генә Татарстан тамашачысына рәхмәтен, хөрмәтен белдерде. Шәп алым...

Каракалпакстан республикасы концертында каракалпак, рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады. Залдагы тамашачылар арасында татарлар, руслар, үзбәкләр, кытайлар, хәтта Эфиопиядән килгән кунаклар да бар иде. Аларга да үзбәк көйләре күңелләренә хуш килде. Рәхәтләнеп биеделәр. Мөгаен, Шәрык базары проектын шушы бердәмлек мохите аерып торадыр да.

Концерт шәп иде. Әмма минем артымда утырган ханымның баласы, концерт буе тынгы бирмәде. Бөтенләй сабый әле, 2 яшьләр тирәсе генәдер. Елады да, чәч һәм киемнәрдән дә тарткалады, ахыр чиктә аягыма килеп бәрелде.  Игътибар концерттан шул кызчыкка күчте инде, гафу итәрсез. Әнисе баласын тынычландырырга тырышты, әмма нәтиҗәсе булмады. 3 сәгатькә якын дәвам иткән концертта сабый бала тик кенә утырып тора аламы инде? Зурлар да булдыра алмаганны тагын. Бу баланы да, әнине дә кызгандым. Баланың уйныйсы, ә әни кешенең ял итәсе килә. Ә миңа исә, самолетта кебек очраклы гына “бәхетле урын” эләкте инде. Бернәрсә эшләтеп булмый, түзәсең. Тамашачылар биергә чыккач, бу кызны таптамасалар ярар иде тагын дип уйланып та куйдым. Шулай да хәзер кеше күбрәк үзе турында уйлый дигән нәтиҗәгә киләм. Бу яктан, беренче рәттә утырган кешеләргә бәхет елмаймый инде. Чыгышларны карап илһамланган тамашачы сәхнә янына биергә йөгерә. Беренче рәттә утыручы кайбер кешеләргә башкаларның дәртләнеп кул-аякларын әйләндергәнен карарга туры килә.  Кешеләр арасыннан сәхнә дә күренми. Бии-бии алдыңа утырмасалар да, шуңа рәхмәт әйтерсең. Халыкның биюенә бер дә каршы килмим. Әмма шул беренче рәттә утырган кешеләрне кызганам. Алар да концертка ял итәргә, яраткан артистларын карарга килгән бит.

Монысы лирик чигенеш булды. Чара тәмамлангач, тамашачылар белән дә фикерләшеп алдык. Айҗамал Таубалдиева Татарстанга беренче тапкыр килгән.

- Бик матур шәһәр. Безнең мәдәниятләребез дә, моңнарыбыз да охшаш. Казанда яшәүче үзбәкләргә туган якларыннан сәлам җиткерә алганбыздыр дип ышанам.

- Үзбәкләр бик тырыш халык. Шулай да эшсезләр бардыр?

-  Бөтенләй бернәрсә дә эшләмәүче кешене очрату кыен. Рәсми эшкә урнашмаган очракта да, бакчада җиләк-җимеш үстерәләр, мал үрчетәләр. Кеше эшләми икән, димәк ул булдыксыз дигән сүз.  Безне кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләделәр, шуңа күрә эшләмәү оят.

- Үзбәкстан дигәч, хуш исле пылау күз алдына килә. Тәмле пылау серен безгә дә ачыгыз әле.

- Үзбәкстанның һәр төбәгендә пылау пешерү ысулы төрле. Мәсәлән, Каракалпакстанда пылауга тоздан ары башка тәмләткечләр салмыйлар. Ә кайбер төбәкләрдә күркә итеннән пылау әзерлиләр. Бик тәмле килеп чыга, ясап карагыз.








Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading