16+

Фермер Фәрит Нәбиуллинның 400 татар аты кыр өстенә “Алга” сүзен язып куйган

Лениногорск фермеры Фәрит Нәбиуллин 400 аты ярдәменә кыр өстенә “Алга” сүзен язып куйган.

Фермер Фәрит Нәбиуллинның 400 татар аты кыр өстенә “Алга” сүзен язып куйган

Лениногорск фермеры Фәрит Нәбиуллин 400 аты ярдәменә кыр өстенә “Алга” сүзен язып куйган.

2015 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып ала. Бүген аның ат йорты – республикада иң зурысы, дип хәбәр итә ведомство матбугат үзәге.

Фермер аларны дөрес итеп хәрәкәтләнергә генә өйрәтеп калмыйча, флэшмобта катнаштырып, аларда патриотизм да тәрбияли. 400 татар аты «АЛГА» сүзенә тезелеп, интернет йолдызлары булдылар.

“Башта басуны трактор белән кардан чистарттык, аннары хәрефләр белән “АЛГА” сүзен язып куйдык. Атларны һәркөнне урамга чыгарып йөрттек. Флэшмобка кадәр бер атна кала атларны хәрефләр буенча сибелгән солыга өйрәттек, алар, ничек кирәк булса, шулай бастылар. 400 атка 10 капчык солы кирәк булды. Солы – аларның иң яраткан азыгы, шуңа күрә өйрәтү кыен булмады», – диде КФХ башлыгы Самат Нәбиуллин.

«Республика алдында үзебезнең татар атларын алга этәрү бурычы тора. Без, моны ничек күрсәтеп була, дип озак уйладык. Иң мөһиме, бу татарча һәм шул ук вакытта креатив булырга тиеш иде. Чөнки татар атлары бит, шуңа күрә стилистика да сакланырга тиеш. Моның белән без атларыбызның бөтен көчен һәм куәтен, нәрсәгә сәләтле булуларын да күрсәтә алдык», - дип сөйли фермер Фәрит Нәбиуллин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Бу атлар феноменаль чыдамлыкка ия, алар 7-8 сәгать буена өзлексез хәрәкәттә булып, 100-120 чакрым араны үтәргә сәләтлеләр, алар югары үрчемле, эссегә һәм салкынга чыдам, Россия иппология фәне татар атларының бу сыйфатларын раслады. Татар атлары Татарстан ның зур байлыгы булып тора.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading