16+

Фермер хуҗалыкларында бүген 107 мең мөгезле эре терлек исәпләнә 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, узган елда фермер хуҗалыкларында 606 мең тонна бөртекле ашлык җитештерелгән, бу барлык ашлык уңышының 25 проценты дигән сүз.

Терлекчелек тармагына килгәндә, фермерларда барысы 107 мең мөгезле эре терлек, 9,8 мең баш ат һәм 1 миллион кош-корт исәпләнә. 

Кече хуҗалыклар 122 млрд сумлык тулаем продукция җитештергән, шул исәптән фермер хуҗалыклары – 24 млрд сум. 

– Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыклары республика агросәнәгать комплексының иң хәрәкәтчән секторы булып тора, ул авыл хуҗалыгы продукциясенең иң мөһим төрләрен, шул исәптән ашлык, сөт, ит, яшелчәләрне җитештерүдәге үз өлешен ел саен арттыра, авыл җирлегендә яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә, – диде министр Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading