16+

Фәләхетдин Сәләхетдинов: «Мин әллә кайчан үләргә тиеш булганмын, тик гомерең бетмәсә, үлмисең икән»

Гади авылның гап-гади бер абзые. Гомер буе туган авылында, ата-­ана нигезендә яшәгән, иген иккән, ат җиккән, мал тоткан, балалар үстергән. Нинди уй-фикерләр белән яши икән ул бүген? Аның күңелендә моң-зармы, шатлык-куанычлармы? Авырмы бүген аңа яшәргә, җиңелме? Балтач районы Арбор авылыннан Фәләхетдин абзый Сәләхетдиновның сөйләгәннәрен газета укучыларыбызга ничек бар шулай тәкъдим...

Фәләхетдин Сәләхетдинов: «Мин әллә кайчан үләргә тиеш булганмын, тик гомерең бетмәсә, үлмисең икән»

Гади авылның гап-гади бер абзые. Гомер буе туган авылында, ата-­ана нигезендә яшәгән, иген иккән, ат җиккән, мал тоткан, балалар үстергән. Нинди уй-фикерләр белән яши икән ул бүген? Аның күңелендә моң-зармы, шатлык-куанычлармы? Авырмы бүген аңа яшәргә, җиңелме? Балтач районы Арбор авылыннан Фәләхетдин абзый Сәләхетдиновның сөйләгәннәрен газета укучыларыбызга ничек бар шулай тәкъдим...

Ашлама ашап та үлмәгәнмен

Бер уйласаң, мин әллә кайчан үләргә тиеш булганмын кебек. Гомерең бетмәсә, үлмисең икән. Сугыш еллары, ашыйсы килгәнгә чыдар әмәл юк. Әниләр амбар алдында чәчүлеккә орлык әзерлиләр. Бер генә бөртек булса да авызга эләкмәсме икән дип, мин - дүрт яшьлек малай, амбар алдына киттем. Ә анда зур тәпән белән он! Дөресрәге, мин шулай дип уйлап, учлап-учлап ашарга тотындым. Ә ул симәнәгә кушарга дигән ашлама булган икән. Шундагы апаларның берсе мине күреп, тиз генә өенә кайтып сөт алып килә һәм мәҗбүриләп эчерә. Шуннан косып исән калганмын.



Икенче бервакыт черек бәрәңге эзләп елга аръягына чыккан идек, кайтуыбызга күпер киткән. Язгы ташу чоры. Субайлар өстенә басып чыгыйм дигәндә, суга төшеп киттем. Ул вакыттагы ташуларны күрмәгән кеше генә белмәс, елгалар тулып, зур ташкын булып ага иде. Багор белән эләктереп тотып алганнар, агып китәсе булганмын. Аннан кайткач, алмашка кием юк, юеш өс-баш язгы кояш җылысында кипкәнче чишенгән килеш тордым. Трактор астында да кала яздым, саный китсәң, күп инде андый хәлләр.

Яшьләрнең авылдан китүе әти-әнидән

Телевизорда «Таяну ноктасы» тапшыруы бара. «Нигә авыллар бетә, аның киләчәге нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзлиләр. Телевизор эченә керердәй булып утырам. Авылда эшләгән кеше миллионер була ала дип әйтер идем мине шунда чакырсалар.

Кара син безнең тормышны, начармыни? Безнең кебек гади хезмәт кешесе шәһәрдә менә шундый йорт-җир җиткереп яши аламы? Азмы кеше фатирында акча түләп, тар гына җирдә яшәүчеләр. Ә яшьләрнең авылдан китү сәбәпләрен иң элек әти-әниләрдән эзләргә кирәк.



Бәхетне читтән эзләп йөрисе юк, бер җирдә дә әзерләп куймаганнар дип төшендереп үстерсәң, нигезне ташлап китәргә ашыкмаслар иде. Армиядә хезмәт иткәндә миңа да шунда калу мөмкинлеге туды. Бер кыз белән таныштым, тормышлары да көйле иде. Әнигә, мин калам, дип хәбәр иттем. Әни исә: «Ярар, улым, мин каршы түгел. башта мине берәр җиргә урнаштыр инде», - дип җавап бирде.

Менә шуннан соң уйга калдым, ничек әнине калдырып китим. Шулай итеп, авылга кире кайтып, үземә насыйп ярымны очратып, туган авылымда гомер кичердем. Өч кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Үземнең улыма да әйттем, зур акча эзләп йөрисе юк, илдә чыпчык үлми, аз гына акча түли торган эш бар икән, авылдан чыгып китмә, дидем. Менә кара әле син безнең каралты-кураны. Өч мунча гына бар. Газ мунчасы, утынныкы, терлекләргә азык пешерү өчен тагын аерым. Болай заманча итеп төзергә безнең баш җитеп бетмәс иде, яшьләр булдыралар. Килен молодец безнең, бер кулында - кәгазь, икенчесендә - карандаш. барысының сызымын сызып, үзе планлаштырды. Үзебез төзегән кызганыч бит инде. Яшермим, үзгәртеп төзи башлагач, йөрәк тузынган иде, бетерәләр дип уйладым, менә ничек итеп төзеп куйдылар.

Ат һәм басу-кырлар мине яшәтә

Ышанасыңмы-юкмы, яз җитүен минем хәтле көткән кеше юктыр. Тизрәк ат җигеп, басуга чыгасым килә. Аның рәхәтлеген әйтеп бетерерлек кенә түгел. Яратам мин атларны. Иртә яздан йөри башлыйбыз, кара көзгә хәтле көн саен ат җигәм. Басуларны әйләнеп кайтам да, ярый әле колхоз бар, дим. Бөтен кырларны эшкәртәләр, чәчәләр, уралар. Басулар буш булса, каян аласың? Әле монда көн дә бер әйләнәбез, нәрсә булса да ияреп кайта. Тегендә басу кыры, монда эскерт төбе, монда елга кырын чабып алабыз. Улыбыз хуҗалыкта эшли, аңа да бирәләр, без алып кайтканы да иш янына куш була. Дөресен генә әйткәндә, терлеккә ашатырга булмаганнан йөрү түгел инде ул, җанга шулай рәхәт, күңел шулай тели. Гомер буе күп итеп терлек тоттык, әле дә шулай. Терлеге булса, акчасы да була. Сөтен җыялар, итен сатасың. Йөгәнне мин тоткач, Фәләхетдин абый гел ат белән йөри, эшли, диләр. Мин түгел, хатыным Рәхилә бик булган. Мин шул йөгән тотучы гына. Яшьләр дә бик тырыш, бездән генә булмас иде.

Тормыш бик матур, сеңлем. Менә хәзер Сабан туйлары җитәр. Үз чорында көрәштем дә, гер дә күтәрдем. Хәзер дә Сабан туена атымны чуклар белән бизәп төшәм. Күңел алдан ашкынып тора. Без Рәхилә апаң белән урманчылыкта бик күп агачлар утырттык. Аларның үсеп килүенә дә куанып йөрибез. Менә шулай яшәп ятабыз, кызым.


Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading