16+

Хәләл кәбестә тәмлерәк

Келәнчегә баргач, кырда гөрләп үсеп утырган кәбестә басуына күзем төште. Әлеге яклар күптән күпләп яшелчә үстерү белән шөгыльләнми иде кебек. Сораша торгач ачыкланды: бу шәхси эшмәкәр Таһир Әхмәтҗанов җирләре икән.

Хәләл кәбестә тәмлерәк

Келәнчегә баргач, кырда гөрләп үсеп утырган кәбестә басуына күзем төште. Әлеге яклар күптән күпләп яшелчә үстерү белән шөгыльләнми иде кебек. Сораша торгач ачыкланды: бу шәхси эшмәкәр Таһир Әхмәтҗанов җирләре икән.

Таһир әфәнде белән сөйләшү өчен, аның намаз укып бетергәнен көттек. Әңгәмәдәшем инде 7 нче ел диндә икән. Хатыны, балалары да намазда. Таһир абыйның дингә килүе белән кызыксынам. «Элегрәк спиртлы эчемлекләр күземне томалады. Хәмердән башканы күрми идем. Тормыш төпкеленә тәгәри башлагач, хастаханәгә эләктем. Болай дәвам итсәң, озак яшәмәячәксең, диделәр. Уйлана калдым: 40 яшьтә тормыш бетәргә тиеш түгел. Хатыныма китапханәдән дин турында китаплар алып кайттырдым. Кыскасы, мәчеткә йөри башладым. Сәдака бирдем, намазга бастым», - дип сөйли Таһир абый.
2002 елда, колхозлар таркалган вакытта, Таһир абый 6 гектар җир алып калган. Шунда үз эшен башлаган, бәрәңге һәм кәбестә утырткан. Хәзер ул күбрәк кәбестә үстерә. Кибетләр белән килешүләр төзеп, килосын 10-12 сумнан тапшыра, шулай ук базарда да сата. Кышка калдырмый, чөнки саклау өчен урын кирәк, ә төзетергә артык акчасы юк. Кредитка алу - мөселман кешесе өчен хәрам. Таһир абый быел 13 мең төп кәбестә утырткан. Аны башта өйдә махсус савытларга чәчкән, аннары сирәкләткән, шуннан соң гына кырга күчергән.
- Авырга туры киләдер, кәбестәне үстерүе җиңелләрдән түгел. Чүбен утыйсы, корттан саклыйсы, суын сиптерәсе дигәндәй...
- Бер авырлыгы да юк, Ходай ярдәм итә. Иң мөһиме - син мөстәкыйль. Үзең эшләп тапкан хәләл акчага яшисең. Керем, Аллага шөкер, гаиләмне тәэмин итәргә, яшәргә җитә. Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә.
Таһир абыйның кәбестәләрен күрше авылларда да сорыйлар: «Аның кәбестәсе ничектер башка, тәмлерәк тоела», - диләр. Ни дисәң дә, бисмилла әйтеп, күңел җылысы биреп үстергән хәләл кәбестәләр шул ул...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading