16+

Хыянәтче каз

- Әй оятсыз, үзеңнең балаларың бар, йөр инде шушылай итеп кеше көлдереп, үз нәниләреңне ташлап. Сүзгә икенче әби дә килеп кушылды: - Ничек итеп мыскыл итә бит ул, аякларым калмый артларыннан йөреп. Вакыйганы күрмичә тыңлап кына торсаң, кайсысы гаилә бозып йөри икән дип уйларсың. Чынлыкта исә, җәнҗал куптаручылар - казлар....

Хыянәтче каз

- Әй оятсыз, үзеңнең балаларың бар, йөр инде шушылай итеп кеше көлдереп, үз нәниләреңне ташлап. Сүзгә икенче әби дә килеп кушылды: - Ничек итеп мыскыл итә бит ул, аякларым калмый артларыннан йөреп. Вакыйганы күрмичә тыңлап кына торсаң, кайсысы гаилә бозып йөри икән дип уйларсың. Чынлыкта исә, җәнҗал куптаручылар - казлар....

- Әй оятсыз, үзеңнең балаларың бар, йөр инде шушылай итеп кеше көлдереп, үз нәниләреңне ташлап.
Сүзгә икенче әби дә килеп кушылды:
- Ничек итеп мыскыл итә бит ул, аякларым калмый артларыннан йөреп.
Вакыйганы күрмичә тыңлап кына торсаң, кайсысы гаилә бозып йөри икән дип уйларсың. Чынлыкта исә, җәнҗал куптаручылар - казлар. Аяк астында чуалып йөрүче гап-гади кошлар, ә кыланмышлары исә кешеләрдән бер дә калышмый. Бу вакыйга яз кояшы карый башлаганнан бирле дәвам итә. Күршедә яшәүче бер ана һәм бер ата каз «очраша» башлаганнар, югыйсә һәркайсының үз хуҗалыкларында да парлары бар. Ярар, ул вакытта бәбкәләр юк иде. Инде ана каз утырып алты биби чыгарды, аннан соң әбисе сатып алып гаиләне ишләде, янында ата каз биеп тора, йөр генә инде үлән чүпләп, су коенып. Юк. Ана каз, бибиләрен ташлап, күрше ата каз янына чаба, тегесе дә монысы каршына йөгерә. Очрашкач, «сөйләшү»ләрен күрсәгез! Нинди татлы, ягымлы сүзләр әйтә икән алар бер-берсенә. Аннан әйләнеп кайткач, өйдәге ата каз белән «разборка» башлана. Орыша да инде үзен ата каз. Тегесе акланырга телиме, аңлатыргамы, белмим, шулай да тынычрак тонда нидер «сөйли». Беркөнне кыеклап кына күршесе янына җилдерткәндә, әбисе казны борып алып кайтты. Әй, рәхмәтләр укыды да соң ата каз әбигә. Килә-килә, башын җиргә суза-суза «сөйли». Их, аңлыйсы иде. Шулай үзенчә зарланамы икән инде ул? Нинди көчләр йөртә бу кошларны? Без - кешеләр, үзебездә генә хис, уйлау сәләте бар, башка тере җаннарда ул инстинкт кына, дибез. Казларны карап-карап торам да, ай-һай, инстинкт кынамы икән?! Хыянәткә төренгән мәхәббәткә охшап тора бу.
- Бездә казларны, нигездә, ит һәм мамык, бәбкәләр өчен үстерәләр. Ә менә Европада казлар иң акыллы кошларның берсе дип исәпләнә һәм монда аларны йорт хайваны буларак тоталар. Немецлар казларны, аларның тугрылыклы һәм төрле күнегүләрне өйрәнергә сәләтле булуларыннан чыгып, этләр белән чагыштыра.
Каз, кагыйдә буларак, бик тә гаиләчел кош, ул үзенең парына гомер буе тугрылык саклый. Аны югалткан очракта да, каз бик озакка, ә кайбер вакытта хәтта гомерлеккә дә ялгыз кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading