16+

«Иң акыллы атны Чечнядан алып кайттык»

Балтачта кызыклы форматлы ат фермасы эшләп килә. Ул гадәти хуҗалыкка охшамаган, оешма халыкка хезмәт күрсәтә.  Бүген фермада 28 чабыш аты исәпләнә. Аларны Балтач районының төрле авылларыннан һәм колхозларыннан алып килгәннәр.

«Иң акыллы атны Чечнядан алып кайттык»

Балтачта кызыклы форматлы ат фермасы эшләп килә. Ул гадәти хуҗалыкка охшамаган, оешма халыкка хезмәт күрсәтә.  Бүген фермада 28 чабыш аты исәпләнә. Аларны Балтач районының төрле авылларыннан һәм колхозларыннан алып килгәннәр.

Шундый тупланма җир дип әйтергә дә була инде. Хуҗалыкта 5 жокей һәм ике көтүче хезмәт куя. Алар иртәнге сәгать дүрттән эшли башлыйлар. Баксаң, саф һаваның да файдасы бар, җылынган чабыш атның аяклары өчен чык булу да зур мәгънәгә ия икән. 

Шул фермада жокей булып эшләүче Ранис Таҗетдинов белән сөйләшеп киттек. Ул Әтнәдә авыл хуҗалыгы техникумында укыган, аны ике ел элек монда тренер итеп чакырганнар. Шуннан бирле бөтен җанын-тәнен биреп эшли. 

– Чабыш атларын үрчетү, аларга кирәкле шартлар тудыру аның төп нигезе булып тора. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе дә атларны бик ярата, еш кына йөреп тә килә. Идеясын авыл хуҗалыгында күп еллар эшләүче кешеләргә җиткергәннән соң, аны хуплап чыгалар һәм шушы ферма сафка басты. Хәзер төрле кешеләр монда үзләренең атларын тота, әйтик, фермерлар, колхоз хезмәткәрләре, хәтта, район башлыгы белән полиция җитәкчесе дә әлеге хезмәттән файдалана. Чабыш атларын без чыныктырабыз, ярышларга әзерлибез. Балтач Сабануенда гына безнең фермадан 22се катнашты, һәрберсе дә яхшы нәтиҗәләргә иреште, – дип, аңлатты безгә Ранис. 

Ә инде токымнарга килсәк, фермада күбрәк чиста канлы инглиз атлары икән. Алар матур да, әле чыдам һәм чабыш өчен иң шәбе дә санала, ди. Араларында гарәпнекеләр дә күренә. Азык белән аларны “Сосна” колхозы тәэмин итә, чөнки ферманы нәкъ менә шушы оешма төзегән. 

Ранис Таҗетдинов әйтүенчә, монда ипподромнардан аерма бик зур. Әйтик, аларда азыкны, астына җәяргә пычкы чүбен һәм башка кирәкле әйберләрне хуҗасы үзе алып килә, ә бу фермада атыңны гына куясың, калганын җирле хезмәткәрләр эшли, әлеге хезмәт өчен ай саен акча гына түләп торасы. Теләгең булса, атның күнегүләр узуын көн саен килеп карарга да мөмкин. 

Хәзерге вакытта фермада 28 ат торса, ул үзе 36 башка исәпләнгән. Бияләр колынлаган очракта, монда кала, аларны кечкенәдән үк хезмәткәрләр карап үстерә, чын чабыш аты булырга өйрәтәләр. 

Ранис фермадагы иң акыллы атны да күрсәтте, анысын Чечнядан алып кайтканнар. Азыклары белән дә кызыксынып алдым. Әлбәттә, ат күбрәк солы һәм печән ашый, монда аларны иртәнге 10да һәм кичке 5тә тукландыралар. Җиләк-җимеш белән яшелчә дә яраталар алар, көзен хуҗалары шундый тәм-томнар китерә. Арасында алма күп була икән. Күнегүләрдән кайткач, дүртәр шакмак шикәр бирәләр. Атларга ярый инде, аларның ярышларда катнашасы бар бит.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading