Шәһри Казан

Иң яхшы сыер савучылар – Мөслимдә

Cыер савуның нәрсәсе бар инде аның, диярсез: чиләк аласың да савып керәсең. Әмма хәзер бу өлкә дә һаман камилләшә бара. Кул белән сыер савучылар да шәхси хуҗалыкларда гына калып бара. Сыер савуның нинди генә ысуллары юк бит бүгенге көндә: сыер сава торган җайланмалар елдан-ел яңара, кайбер хуҗалыкларда исә сыерларны махсус...

Реклама

Узган атнада Питрәч районының ҖЧҖ «Рацин-Шәле» хуҗалыгында иң яхшы сыер савучыны ачыкладылар. Биредә сыер савучыларның 41 нче республика бәйгесе булды. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла. Бәйгенең таләпләре җиңелләрдән түгел: сөт саву аппаратының төзелешендә дә белгеч булуың шарт, сыер савуга, сөткә кагылышлы сорауларга җавапларны да табарга кирәк. Сыер савуда тизлек тә зур роль уйный. Бу өлкәдәге осталыкларын төрле районнардан килгән барлыгы 44 сыер савучы күрсәтте.
Бәйгенең «Абсолют чемпион» номинациясендә Мөслим районыннан Наталья Жданова җиңү яулады. Өлкәннәр арасында беренчелек Питрәч районыннан Рәйсә Гайнетдинова кулында булса, икенче-өченче урыннарны Кама Тамагыннан Фәйзегөл Амануллина һәм Актаныш районыннан Тәнзилә Миңнуллина бүлеште. Яшьләр арасында Актаныш районыннан Надежда Кжаховага тиңнәр булмады. Икенче урында Эльмира Габделхакова (Сарман), өченче урынга Гүзәл Хәбибуллина (Балтач) лаек булды. Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бу - кызык!
Саву аппараты барлыкка килгәнче, фермерлар 1 сәгатькә 6 сыер сава алган булса, хәзер исә 1 сәгатькә 100ләп сыер савалар.
Сыер җиленендә 11дән 23 литрга кадәр сөт бар.
Элек сөт әчемәсен өчен, сөт салынган савытка бака сала торган булганнар.
Сыерлар вакытка бик игътибарлы: көндәлек режимны үтәү алар тормышында зур роль уйный.
Сыерны баскычтан менәргә мәҗбүр итеп була, әмма кире төшерәм димә...
Сыер 100 башка сыерны тану сәләтенә ия.
Сыерлар да елый белә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: