16+

Язгы ташу: бөтен ышаныч дамбада һәм җирдә туң булмауда

Республикада язгы ташуларга бәйле вазгыять киеренке булыр дип көтелә. Кары да бик күп булгач, су басу куркынычы бермәбер арта.

Язгы ташу: бөтен ышаныч дамбада һәм җирдә туң булмауда

Республикада язгы ташуларга бәйле вазгыять киеренке булыр дип көтелә. Кары да бик күп булгач, су басу куркынычы бермәбер арта.

Саклык чараларын күрергә!
Бу хакта Татарстан хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белдерде.
Кар катламының биеклеге һәм андагы дым запасы нормадан 1,52 тапкырга артык. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, аерым елгаларда су күтәрелә башлаган. Алдагы көннәрдә яңгырлар һәм һава температурасының күтәрелүе фаразлана. 

Республиканың 18 районында ун елга су басу куркынычы тудыра. Шул ук вакытта су басу зонасында 32 торак пункт булырга мөмкин. "1 меңләп кеше яшәгән торак пунктлар турыдан-туры транспорт элемтәсеннән аерылып калырга мөмкин. Бу авыллар кирәкле азык-төлек һәм медикаментлар запасы, телефон элемтәсе, электр һәм газ белән, авария-коткару инвентаре белән тәэмин ителергә тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Боз тыгылып калган урыннар барлыкка килүне кисәтү һәм бетерү максатыннан, 14 районда 2 апрельдән елгаларда бозны шартлату буенча чаралар үткәрелә. 
"Шәһәр һәм район башлыкларына, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына тәүлек әйләнәсе авария-коткару бригадалары, юл һәм коммуналь хезмәтләр дежурлыгын оештырырга, су басу фактлары турындагы барлык хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк. Вакытлыча дамбалар төзү өчен инерт материаллар запасын тәэмин итәргә кирәк, аларны су басу урыннарына тиз җиткерү мөмкинлеге бар. Су агызу каналларын һәм дренаж системаларын тагын бер кат тикшерергә һәм чистартырга, язгы ташкынны һәлакәтсез уздыру буенча барлык чараларны күрергә кирәк», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Ел да су баса
Язгы ташу вакытында Кайбыч районының Борындык авылын су ел да баса дип әйтсәң, бер дә арттыру булмастыр. Шуңа да авыл халкы язгы ташу чорын алдан хәстәрен күреп каршы ала. Борындыкның авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, бүген су басу билгеләре күзәтелми. 
– Бәрледә дә, Зөядә дә су юк. Җирдә туң да булмагач, су сеңеп бара бугай. Аннары төннәрен салкын тора. Әлегә кинәт кенә су ташып чыгу куркынычы күренми. Шулай да суга агып китәргә комачаулаган урыннардагы юлларны кардан чистартабыз, – диде ул.

Алай да авыл халкы һәркайсы үз хуҗалыкларында чарасын күрә. Баздан бәрәңгеләрен чыгаралар, бакчадагы салам-печәннәрен өскәрәк күтәртеп куялар. 
Фәнис Нигъмәтуллиннарның өе елга кырыенда ук тора. Бакчасы Бәрле ярыннан бер генә метр ераклыкта.

– Утыннарны, агачларны җыеп, күтәреп куйдык. Печәнне болай да сәндерәгә урнаштырабыз. Бәрәңге базын карап торам, алар капчыкларга тутырылып, күтәртеп куелган. Су төшсә, тартып кына аласы була. Кар күзгә күренеп эри, ә суы юк, җиргә сеңеп бара. Елгага ук терәлеп торсак та, су баса дип куркып яшәмибез. Гадәттә, капка төбенә кадәр генә килә дә шуның белән үтеп китә. Зыян күргән юк, – ди ул.

“Дамбага ышанып торабыз”
Яшел Үзән районының Татар Танае авылы да су басу куркынычы булган торак пунктлар исемлегендә. Һәрхәлдә быелга кадәр шулай иде. Ни өчен дигәндә, узган елның көз ахырында анда судан саклау дамбасы төзелеп тапшырылган. 
– Алай да идән астындагы әйберләрне күтәреп куйдык, – ди авыл кешесе Зөлфия Сәйфуллина. 
Иң көчле су басу Татар Танае авылында 2018 елда күзәтелгән булган. Ул вакытта су ике атнага кадәр торган. Бакчалар гына түгел, өйләр дә су эчендә калган.

Кайберәүләрнең су өйләренә кадәр үткән.  
– Безнең идән өстенә чыкмады. Төне буе улым белән идән астындагы суны насос белән суыртып тордык. Үзем терлекләр тотмыйм. Маллары булган кешеләр бозауларын, сыерларын күршеләргә кертеп торалар. Аларда урын булмаса, сәндерәгә менгерәләр. Кайберәүләрнең мунчаларында су ләүкәгә, су бакларына кадәр күтәрелә, – Зөлфия ханым.

Халык күнеккән инде
Язгы ташу чорында, күперне су басу аркасында, Буа районының Бәбки авылына юл өзелә. Анда барысы алты кеше яши. Килдураз авылы җирлеге башлыгы Зөлфәт Әхәтов әйтүенчә, ел да шушы хәл кабатланганга күрә, авыл кешеләре дарулар, азык-төлек һәм башка көндәлек кирәк-яракны алдан запас белән алып куя. Гадәттә, авылга юл ике атнага өзелеп тора, Бәбки халкы инде моңа күнеккән, гомер-гомергә язын шул шартларда яшәп алалар, диде ул.

Кайнар чор

Казан мэры Илсур Метшин, аппарат киңәшмәсендә кайнар чор башланды, дип белдерде. Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ул җаваплы затларга су басу куркынычы янаган зонадагы территорияләрне тәүлек әйләнәсе күзәтергә кушты, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен барлык шәһәр ресурслары мобилизацияләнәчәк, дип ышандырды.

«Яуган кар күләмен һәм хәзерге көндә урнашкан температура режимын исәпкә алсак, тулаем ил буенча шәһәр инфраструктурасы җитди сынаулар алдында калды. Татарстанда яуган карны исәпкә алып, без дә су басуга югары әзерлек режимында торабыз», – диде шәһәр башлыгы.

Ул район администрацияләре башлыкларына, идарәче компанияләр һәм шәһәр хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә хәлне тәүлек әйләнәсе мониторингларга кушты. «Иң мөһиме – реакция оператив булырга тиеш, шуңа күрә хәлне кабинетлардан күзәтергә кирәкми, ә барлык участокларны йөреп чыгу зарур», – дип билгеләп үтте мэр.

Яңгыр канализацияләрен чистарту темпларын тизләтү буенча аерым йөкләмә бирде. 

Сүз уңаеннан: бу язда су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв. км булган, 386 йорт урнашкан шәһәр территорияләре эләгә, аларда 1223 кеше яши. Башлыча су басу куркынычы шәхси йортларга яный.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе тәкъдимнәре:
йорт территориясен кардан чистартырга, су үткәргеч канау казырга; 
синоптиклар фаразларына игътибарлы булырга; 
эт тотсагыз, аның муенчагын бәйдән ычкындырырга онытмагыз. 
тавык, үрдәк һәм казларны чормага менгерегез; 
эрерәк хайваннарны алдан ук калкурак җиргә бәйләп куярга; 
газны, суны һәм электрны сүндерегез;
азык-төлек, кием-салымны чормага менгереп куегыз;
документларны полиэтилен пакетка салып, ышанычлы урынга (кием астына) яшерегез.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading