16+

Ифтарга нинди тәм-томнар пешерәсез, дуслар?

Ифтарга нинди тәм-томнар пешерәсез, дуслар, сер булмаса сорыйм әле. Бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пироглар, тортлар... Һай тәмле пешерергә дә, тәмле ашарга да яратабыз инде үзебез, Аллаһка шөкер.

Ифтарга нинди тәм-томнар пешерәсез, дуслар?

Ифтарга нинди тәм-томнар пешерәсез, дуслар, сер булмаса сорыйм әле. Бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, пироглар, тортлар... Һай тәмле пешерергә дә, тәмле ашарга да яратабыз инде үзебез, Аллаһка шөкер.

Ну барыбер дә яшь чактагы шикелле кыланып булмый инде ул. Теге холестерин дигәннәре белән шикәр дигәннәре хәзер чабудан тарта башлый. Яшь чакта бер дә ишеткән нәрсәләр түгел иде инде кәнишне. Менә картая башлагач, кай яклардан килеп чыкты алар? Моңарчы кая качып ятканнар, шаккатарсың.
Сүземне бүлеп тагын шунысын да әйтим әле, безнең авыл чичәннәр авылы бит. Үзебезнең авылда гына йөри торган, безнекеләр генә аңлый торган күпме канатлы сүз бар безнең авылда. Ул сүз ияләре күптән якты дөнья йөзләрендә юк инде, ә менә халык кирәк урында гына нәкъ ноктасына баса торган канатлы сүзләре әле һаман безнең телләрдә.

Авылымның газиз балалары һәркайсы да. Яза башлаган фикеремне нигә башка якка борып җибәрдем дисезме?
Фикеремне дәвам итәр өчен авылның тагын бер агаеның сүзен сезгә ирештерәсем килә. Ул бик озак күршеләрдә, туганнарда, дусларда мал суеп йөргәннән соң, туйдырды бу бавыр шулпасы, дигән. Менә мин тагын шуның сүзен бераз үзгәртеп, туйдырып җибәрде бу итле ризык, дип әйтәм инде. Булмый бу мин әйтәм, ашказанының хәленә керергә кирәк, җиңелрәк ризыкка күчәргә кирәк.

Бездә иң җиңел ризык нәрсә инде? Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле бәрәңге инде, Аллага шөкер. Әле шуның хәтле тәмле ашаганнан соң тәгәрмәчле коры бәрәңгегә дә күчеп булмый икән сразы гына. 

Ярар, бүгенгә пирәмәчкә күчеп торыйк әле. Кемдер аны дучмак ди, кемдер шәңгә, ә безнең якта пирәмәч диләр. Татарымның тагын бер затлы ризыгы инде ул пирәмәч. Пешерергә дә бик җайлы, әче камырга, төче камырга (монысы кем нинди камыр ярата инде), кем чүпрәле әче камыр, кем майга гына баскан кетердәп торган төче камыр дигәндәй.

Шул камыр өстенә бәрәңге боламыгы ягасың да, духовкага озатасың. Аннары инде өсте кызарып пешкән эссе пирәмәчтән авыз итәсе генә кала. Тәмле инде, сүз дә юк.

Үзе бик бюджетный да икән дисезме? Монысы инде кайсы яктан карыйсың бит? Бәрәңгене сөт салып кына төйсәң, тәмле инде. Ә шул бәрәңге боламыгыңа чумдырып чупыр май итеп сыер мае салып, өч күкәй сытып, зур бер уч таралып торган эремчек өстәп, ахырдан гына шул болагыңны сөт белән сыеклап җибәрсәңме? Менә тәмле кайда ул! (Ну иртәгә холестерин даруын двойной дозада эчәсе булса да, бүген ашказанына бәйрәм ясыйк әле.)
Бик бюджетный түгел инде кәнишне, ну ярар, өч көнлек дөньяда үзеңнән-үзең кызганып торырга монда?

Әниләр-әбиләр, әбиләрнең әбиләре гомер-гомердән пешергән пирәмәч турында язмасаң, бүтән язар әйберең юкмы соң, әллә бер син генә пешерәсеңме ул пирәмәчне? Әллә синеке генә бөтен кешенекеннән тәмлеме? Дуслар, шулай диеп уйлый күрмәгез яме. Бөтенебез дә пешерәбез, бөтенебезнеке дә тәмле, нәнә әйтмешли, товары керсә, тәмле була инде ул. Балтадан ботканы солдат кына пешергән аны, ул да булса әкияттә.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading