16+

Игеннең күләме узган елдагы кебек

Чып-чын урак өсте килеп җитте. Иң җаваплы һәм иң көтеп алынган вакыт. Барыбыз да иген уңышы өчен борчыла, чөнки һава торышы быел ул яктан бер дә юлдаш булмады шул. Иң кирәк вакытта яңгырлар явып сөендермәде. Шулай да артык борчылырга кирәкми: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татар-информ»га әйткәнчә, көндез сугып...

Чып-чын урак өсте килеп җитте. Иң җаваплы һәм иң көтеп алынган вакыт. Барыбыз да иген уңышы өчен борчыла, чөнки һава торышы быел ул яктан бер дә юлдаш булмады шул. Иң кирәк вакытта яңгырлар явып сөендермәде. Шулай да артык борчылырга кирәкми: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татар-информ»га әйткәнчә, көндез сугып алынган игеннең күләме быел узган елгыдан аерылмый, һәр гектардан уртача алганда 22шәр центнер уңыш чыга. Ә бу, алар әйтүе буенча, яхшы күрсәткеч санала. Бүген инде урып-җыю эшләренә керешкән районнарның саны 26дан артып китте. Беренчеләрдән булып эшкә Аксубай районы тотына. Әлегә Әлки, Апас һәм Нурлат районнары урып-җыю эшләре буенча алдынгы урыннарда бара.
Быелгы корылык күп кенә хуҗалыкларга зыян салды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать предприятиеләренә салынган зыянның бер өлешен каплаячак. Моның өчен министрлыкка күпме зыян салынганны раслый торган документларны тапшырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading