Чувашстанның булдыклы татар егетләре турында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр сыман. Ит ризыклары базарын алар тота дияргә була. Бик күпләр, мал асраудан баш тартып: «ит җитештереп, акча эшләп булмый», - дигән бер чорда, Урмай, Шыгырдан авыллары нәкъ менә ит җитештерүдә әйдәп баралар. Күптән түгел Чувашстан Республикасының Урмай авылында булып, уңышның серләренә...
Урмай авылы егете Илшат Пахалов, авыл башындагы иске ферманы арендага алып, ит өчен атлар, үгезләр үстерә. Иң элек Илшатның фамилиясенә игътибар иттем.
- Аптырыйсы түгел фамилиягә, без авыл егетләре, җир кешеләре. Фамилиябез дә «пахал», җир сөрдем сүзеннән алынган. Безнең бабай янына сезнең кебек кызыксынучылар килгәннәр дә сорашалар икән. Бабайның русчасы чамалы булган, нәрсә сорасалар да, «пахал да пахал» дип җавап биргән. Шуннан фамилиясен дә Пахалов дип язып куйганар. Монысы нинди дәрәҗәдә дөрестер, әйтә алмыйм, ә менә гомер буе җир сөреп иген игүе хак. Аның малайлары да күп булган, димәк, җир кишәрлеге дә аз булмаган. Без дә менә җирдән аерылмадык. 111 гектар җиребез бар. Шуның 15 гектарында арпа, калганында люцерна үстерәбез, - диде Илшат.
- Илшат, соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында булган үзгәрешләр сезнең якларга бик кагылмады шикелле. Мин әлеге очракта шәхси хуҗалыкларны күз уңында тотуым. Татарстанның кайбер авылларында терлек башы шактый кимеде.
- Сездә чәчүлек җирләре күп, колхозлар бик көчле иде. Халык та эшләгәне өчен бирелгән ашлык, печән хисабына терлек тотты. Яшерен-батырын түгел, ат арбасы төбенә салып алып кайтканы белән генә дә бер үгезен симертә иде инде ул. Үзгәрешләр башланып, колхозлар беткәч, авылларда халык аптырашта калды: кайдан азык юнәтергә? Җиңел эш түгел, бер сыер тотудан, мал симертүдән киткән кеше аңа бик сирәк әйләнеп кайта. Безнең авылларның исә халкы күп, җире аз, шуңа күрә азыкны ул гомер буе каяндыр тапкан, эзләгән. Үзгәрешләр дә безгә кагылмады диярлек, авыл халкы ничек яшәде, эшләде, шулай дәвам итә.
- Дәүләт ярдәмен алдыгызмы?
- Җитәкчеләр әйткәч, без кәгазьләр тутырып җибәреп карадык. Узмагансыз, диделәр. Бүтән аның артыннан йөрмим дә, кирәкми дә. Әйтәләр бит ризык әзерләгәндә, бик тәмле булган, үз суында гына кайнап пешкән дип. Монда да нәкъ шулай. Үз суыңда гына кайнап эшләсәң, бернинди кредит та кирәкми. Акчаң булса, төзисең, булмаса, бераз көтеп торасың.
- Ни өчен савым сыер асрамыйсыз? Ит сатып алучыны табу кыен түгелме?
- Сыер бер көнгә 70 кг тирес чыгара, диләр. Шуңа күрә кызыкмыйбыз. Симертү хайваннарын тере килеш кенә җибәрәбез. Үз кешеләре бар, килеп алып китәләр. Шулай ук дүрт-биш айлык үгезләрне, тайларны китереп саталар.
- Сезнең, казылык җитештермибез, дигәнегезгә ышанасы килми. Казылыкны монда һәркем әзерли кебек.
- Әйе инде, без дә казылык ясыйбыз, ләкин сату өчен түгел, үзебез, туганнарыбыз, дусларыбыз өчен. Кунак килсә, ничек без аны сыйламыйк, алдына казылык кисеп куймыйк ди. Ат итеннән генә түгел, без әле каздан да казылык әзерлибез. Узган ел күпләп каз алып үстергән идек, быел да, җәенә карап, уйларбыз әле. Бәлки көзгә таба бераз алырбыз да. Бер каздан дүрт-биш казылык чыга. Казылыкны аны кыш көне гаилә белән җыелып әзерлисең инде. Без иткә тоз, борыч, сарымсак, шикәр комы, бал гына кушабыз. Юк-бар тәмләткечләр кушып, тәмен алмыйбыз. Икенче үзенчәлеге - артык каты киптермибез. Казылык, әзер булганчы, өч урынга күчә, дүртенчесе - суыткыч.
Әле ярый мин дә кунак, дип сөенеп, Илшат Пахаловның казылыгыннан авыз итеп карадым. Бик күп төрлесен ашап караганым бар, яшермим, ә бу бөтенләй үзгә һәм бик сыйфатлы.
- Барысына да ничек өлгерәсез?
- Саулык булса, эшнең бер авырлыгы да юк аның! Аллаһы саулыктан, тынычлыктан аермасын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар