16+

“Ипигә бал ягып, кәҗә сөте белән эчәбез”

Буа районының Кайбыч авылында яшәүче Илнур Фәхретдинов гадәти булмаган кәҗәләр асрый.

“Ипигә бал ягып, кәҗә сөте белән эчәбез”

Буа районының Кайбыч авылында яшәүче Илнур Фәхретдинов гадәти булмаган кәҗәләр асрый.

Бур токымлы кәҗәләрне ул узган ел Тверь өлкәсеннән алып кайткан. Голланд теленнән “бур” сүзе фермер дип тәрҗемә ителә икән.
Бер кәҗә бәтие илле мең сум тора ди. Бу токым Көньяк Африкада чыгарылган. Генетик яктан көчле токым авыруларга да бирешми икән.   

Илнур Буаның ветеринария техникумын кызыл дипломга тәмамлаган, әмма үз белгечлеге буенча эшләми. Бүген ул җылылык челтәрләрендә хезмәт куя.  
– Әби янына авылга кайтып йөри идем. Ул гомер буе кәҗә асрады. Үзебезнең дә сакаллы малкайдан аерылганыбыз юк. Кәҗә мал түгел дигән гыйбарә күптән искерде инде. Сыер асрарга хәленнән килмәгән карчыклар гына тоткан кәҗәләрнең абруе күтәрелде хәзер, сыерсыз калучыларның өстәленә көн дә сөт кертәләр. Заанин һәм Альпийский токымлысы көненә 5-6 литр сөт бирә. Без сөткә Альпийский дигәнен асрыйбыз, ә бур токымлысын – иткә, чөнки аны гомумән саумыйлар. Кәҗә асраган каргыштан чыкмас дип әйтәләр иде, аны, үзгәртеп, кәҗә тоткан – откан дияргә кирәк. Атлар да, үгезләр дә асрадык, умыртка бүсере белән җәфалангач, аларны бетерергә булдым. Кәҗәләр генә асрыйбыз. Ит тә, сөт тә бар. Гаиләбездә һәр кич ипигә бал ягып, кәҗә сөте эчү традициясен керттек, – ди Илнур.

Яңа төр кәҗәнең авырлыгы 130 килограммга кадәр җитә. Ите майсыз, тәме белән гадәти кәҗә итеннән аерыла. Нинди ит икәнен әйтмәсәң, аны кеше бозау ите дип ашый, ди Илнур.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading