16+

“Ир-егетләребез безнең ярдәмне тойсыннар”

Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык.

“Ир-егетләребез безнең ярдәмне тойсыннар”

Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык.

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Мөслим районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм җирле мәдәният йортына тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.

Баланны авылы халкы да хәрбиләргә посылкалар туплау эшенә актив кушылган. Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен-берсе алыштырып тора. Шушы көннәрдә авылның актив һәм уңган хатын-кызлары җирле мәдәният йортына җыелып, разведчиклар өчен махсус челтәрле костюм тегә.

Активистларның берсе – Фәния Хафизова әйтүенчә, авыллары шактый кечкенә булса да, һәркем дә үз өлешен кертергә, һәр башлангычны хуплап кабул итәргә тырыша, ди алар.

– Ватсаптта үз чатыбыз бар, - дип сөйләде ул безгә. - Теге яки бу башлангычны тәкъдим итү белән, аны шунда ук күтәреп алалар, күпләр үзләре дә теләк белдерә. Беркем читтә калмый: кем күпме бирә ала, көченә карап, үз өлешен кертә. Токмач кисеп җибәрдек, шәмнәр ясадык. Донбасс балаларына дип, кием-салым җыйдык. Әле менә разведчиклар өчен махсус костюм тегеп ятабыз. Яшеренү челтәре үрербез дигән идек, авылыбыз кечкенә, ә чимал алу өчен бик күп чыгым кирәк икән. Мөслимнең ватсаптагы "Егет без" төркеме җитәкчеләре “Албасты костюмы” текмисезме, диделәр. Азнакай районы Тымытык авылы уңганнары оештырган мастер-класста булдык, өлгеләр алып кайттык. Шуннан эшебез башланды. Разведкага йөрүче егетләр өчен "Албасты киеме" тегәбез. Авылдан махсус хәрби операциягә киткән бер егетебез яраланган, хәзер госпитальдә ята. Аңа ярдәм итәр өчен акча җыйдык. Әнисе безнең белән кием тегә. Көн дә 12 хатын-кыз була. Эшне төгәлләгәннән соң, өйдән алып килгән тәм-том белән гөрләшеп чәй эчәбез.

Ир-егетләр ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк, дип, хатын-кызлар һәр эшкә бөтен күңелләрен биреп башкара. 
- Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип авылның мәчетенә җыелып Коръән сүрәләре укыйбыз. Мәчеттә җомга намазлары вакытында егетләребез исәнлегенә, шәһит киткән егетләргә дога кылабыз, - ди Саҗидә апа Сибгатуллина. - Оештыручыбыз, йоклап ятканнарны тартып торгыза торган мәдәният йорты җитәкчесе Фәниябез бар. Солдатларыбызга токмач, тәм-томнар җибәреп торабыз. Үзем керән кушылган салат ясап җибәрдем. Күп итеп. Салкын тиеп, чирләмәсеннәр, диюем.

Авыл биләмәсендә, районда оештырылган хәйрия чараларыннан беркем дә читтә калмый, һәркем үз өлешен кертә. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, ди беравыздан апа-әбиләр. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading