16+

Иртә килгән яз чәчү эшен ашыктырды

Яз ашыгып килгәч, аграрийлар да чәчүгә иртәрәк чыкты. Бөтен чор күзәтүләрдән чыгып әйткәндә, быелгы март иң җылысы булып чыккан. Һава температурасының 5 градус аша тотрыклы күчүе уртача күпьеллык сроклардан 17-22 көн алдан теркәлгән, дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков журналистларга.  

Иртә килгән яз чәчү эшен ашыктырды

Яз ашыгып килгәч, аграрийлар да чәчүгә иртәрәк чыкты. Бөтен чор күзәтүләрдән чыгып әйткәндә, быелгы март иң җылысы булып чыккан. Һава температурасының 5 градус аша тотрыклы күчүе уртача күпьеллык сроклардан 17-22 көн алдан теркәлгән, дип хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков журналистларга.  

Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән, Буа һәм Аксубай районнары арпа чәчүгә керешкән. Шушы сәгатькә чәчү эшләре 1,0 мең гектар мәйданда башкарылган. Сарманда 700 гектар сидераль культуралар чәчелгән. Гомумән алганда республикада язгы чәчү эшләре 1,8 миллион гектар мәйданны биләячәк. 

– Чәчү кампаниясен кыска срокларда уздыру бурычын куябыз. Бөртекле, бөртекле-кузаклы орлыклар буенча тәэмин ителеш 130 проценттан артык. Орлыкларның чәчүлек сыйфатын тикшерү төгәлләнеп килә. Көнбагыш орлыгының хуҗалыкларга 40 проценты, кукурузның 50 проценты, шикәр чөгендеренең 83 проценты барып җиткән. Калганнары буенча да проблема булмаячак. Барлык орлыклар да билгеләнелгән вакытка кайтып җитәргә тиеш, – диде Наил Залаков матбугат очрашуында.   

Ашламаларга килгәндә, гектарына 71 килограмм тупланган инде. Бу узган елгыдан 14 килограммга артыграк. Минераль тукландыруны гектарына барлыгы 80 килограммга җиткерергә планлаштыралар. 

Чәчү эшләренә 13 мең трактор, 5 меңнән артык чәчкеч, 826 чәчү комплексы, 5,5 мең культиватор һәм агрегат җәлеп ителәчәк. Аларның әзерлеге 100 процент белән бәяләнә.  

– Министрлык хуҗалыкларга 3,6 миллиард сумнан артык дәүләт ярдәмен җиткерде. Бюджет ярдәме күрсәтү буенча сайлап алулар дәвам итә. Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек югары. Бу атнада районнарга чыгып, техниканың соңгы әзерлеген тикшерәбез. Чәчүне уңышлы уздыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз, – диде министр урынбасары.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading