16+

Гражданнарның кайсы категорияләренә кыска эш көне тиеш?

Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыскартылган эш көне тиешлеге турында искәрттеләр.

Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыскартылган эш көне тиешлеге турында искәрттеләр.

18 яшькә кадәрге гражданнар, I һәм II төркем инвалидлыклары булган россиялеләр, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыскартылган эш көненә хокуклы. Бу хакта Думаның хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шулай ук инвалидлар атнага 35 сәгатьтән дә артык, ә авыл җирендәге хатын – кызлар 36 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тиеш.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, хезмәт шартлары зарарлы (III һәм IV дәрәҗә) яки куркыныч дип саналган хезмәткәрләр дә кыскартылган көнгә исәп тота ала. Алар атнага 36 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш.

Шулай ук Хезмәт кодексы кыскартылган көн буенча педагогларга, медикларга һәм башка категорияләргә эшләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә РИА Новости.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading