16+

Карлар эреп тора, эшләр артып бара...

Халык, кар сулары тизрәк агып бетсен, дип, канауларны ачып мәш килә, бакчага утыртачак үсентеләрнең хәстәрен күрә, орлыкка дигән бәрәңгесен чыгара... Абзарларда мал-туар да, көтүгә - иркенгә чыгар вакыт якынлашканын сизеп, тавыш бирә. Авыл язы менә шушындый, үзгә була шул ул!

Карлар эреп тора, эшләр артып бара...

Халык, кар сулары тизрәк агып бетсен, дип, канауларны ачып мәш килә, бакчага утыртачак үсентеләрнең хәстәрен күрә, орлыкка дигән бәрәңгесен чыгара... Абзарларда мал-туар да, көтүгә - иркенгә чыгар вакыт якынлашканын сизеп, тавыш бирә. Авыл язы менә шушындый, үзгә була шул ул!

Яз шәһәр кешесенең тормыш ритмын бик үзгәртмәсә дә, авылда бу вакытта яңа тормыш, яңа мәшәкатьләр чоры башлана. Карлар эреп юкка чыга барган саен, эшләр артып кына тора. Кар дигәннән, шәһәрдә ул инде күптән эреп бетсә дә, авылларда шактый. Әле салаларда бу атнада гына чып-чын яз исе килә башлады дисәң дә була. Ә язга аяк басуга, авылда һәрбер гаилә җәйгә үзенең эш планын төзи. Аның иң беренчесе бакча белән бәйле. Халык быел кайда һәм нәрсә утыртырга икәнен планлаштыра, алдан ук, орлыкларын юнәтә. Хәзер бит авылда торучылар нәрсә генә утыртмый: күпләр элек кибетләрдә генә алып булган карбыз-кавын, виноград, төче чияләргә кадәр үстерә. Бакчаны, өй яннарын бизәү турында да онытмыйлар. Сатучылар да, нинди чәчәк кирәк булса, шунысын авылга ук алып кайтып бирә. Авылларның күбесе җәен шау чәчәктә утыра.
Бу атнада, көннәр бераз җылытып җибәргәч, халык орлык бәрәңгеләрен дә чыгарып куйды. Тиздән бәрәңге утыртыр вакыт та якынлаша, өлгер кешеләр аның эшен май башында ук бетереп куя, әмма белгечләр бик ашыкмаска киңәш итә әле, җир өлгереп җитүен көтәргә кирәк, диләр.
Умартачыларның да кызу эш вакыты башланды. Кышлаудан чыккан умарталарны яңа сезонга әзерлиләр. Умартачыларның әйтүе буенча, быел кортлар кышны яхшы уздырган, әллә ни югалтулар юк. Көннәр җылынуга тырыш кортлар эшкә дә керешәчәк.
Менә шулай, үз борчу-мәшәкатьләре белән авыл да язгы чорга керде...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading