16+

“Картаюбыз шушы икән, дим, беренчеләрдән булып җиләкне без җыя идек, өлгермәдек”

11 июня 2025, 15:12
4263
0
3
Уку өчен 3 минут

Каен җиләге җыярга керешкәннәр икән инде. Быел җиләкләр иртәрәк өлгерде кебек дисәм, Мамадыш районының Уразбахты авылыннан җиләкчеләр Гөлфинә һәм Фәрит Гасыймовлар, сабантуйларына кадәр үк җыеп саткан вакытларыбыз да бар иде, диләр.

“Картаюбыз шушы икән, дим, беренчеләрдән булып җиләкне без җыя идек, өлгермәдек”

Каен җиләге җыярга керешкәннәр икән инде. Быел җиләкләр иртәрәк өлгерде кебек дисәм, Мамадыш районының Уразбахты авылыннан җиләкчеләр Гөлфинә һәм Фәрит Гасыймовлар, сабантуйларына кадәр үк җыеп саткан вакытларыбыз да бар иде, диләр.

 Үзләре җиләккә барырга өлгермәгән әле, әмма кешеләрнең җиләккә барган фотоларын күреп, әз генә үртәлеп куйганнар анысы. 
– Картаюбыз шушы икән, дим, беренчеләрдән булып без җыя идек, өлгермәдек, яшьрәк вакытта җиләк чәчәк аткан вакытта ук разведкага барып кайта идек, – дип көлә Гөлфинә апа. – Дөресен генә әйткәндә, бездә әле бик җитешмәгәннәрдер дә. Олы Өске авылында менә җыеп сата башлаганнар дип ишеттек. 

Мамадыш, гомумән, җиләккә бай район. Җиләк безнең капка төбендә дә үсә, дип уенын-чынын кушып сөйләшә алар. Гөлфинә апа әйтүенчә, быел җир җиләге күп булачак, яңгырлар явып черетеп бетермәсә.  
– Кайбер елны череп, кайбер елны дым булмыйча, кибеп тә бетә бит алар. Ә менә каен җиләге ел да була. Агач арасында булгач, аңа берни булмый. Әмма аның урыны күчеп йөри бугай. Күп еллар җиләк җыйгач, шуңа игътибар иттек, бер өч ел рәттән җыйган җиргә барабыз, анда булмый. Сәбәбен аңлый алмыйбыз шуның, – ди ул. 

Җиләкне башкалардан алда, иртүк торып барып җыярга кирәк бит, мал тоткан кешегә бу яктан авыррак. Сыерны савып, көтүгә куып, сөтен тапшырганчы, сигезләр тула. Гасыймовлар җаен тапкан анысы, җиләк өлгергән чорда шәһәрдән ел да Фәрит абыйның апасы кайтып, хуҗалыкта ул кала. 

Быел җиләк бәяләрен әйтә алмадылар. Узган елны каен җиләгенең бер литрын 1 мең сумга сатканнар. Җиләк күп булган елны бәясе бик кыйбат булмый, ди Гөлфинә апа. Җиләк сатып акча эшләп булуын яшермиләр. Икесенә бергә узган ел көненә 13 мең сум эшләгән вакытлары да булган. 

Түбән Якедән Нуретдин абый Шиһапов хатыны Фәүзия апа белән бүген 13 литр каен җиләге җыеп, сатып та кайткан. Аларның беркем дә, хәтта балалары да белми торган җиләклек урыны бар икән. “Мәтрүшкәне дә, мунча себеркесен дә кеше белми торган урыннан җыябыз. Саранлыктан түгел, табигатьне кайгыртып, кеше кулы бик әшәке бит, үз кулы белән юк итә” ди Нуретдин абый. 
Каен җиләгенең 1 литрын 1200 сумга саткан. Акча эшләп була, әмма бик тырышырга кирәк, ди ул. 

Акчаны исәпләргә генә җиңел, черкидән ашатып, эсседә җиләк җыю ансат түгел шул. Иренсәң, мамадышлылардан сатып алып кына ашарга кала. Алар иренмиләр, җиләк чорында ашауны, йокыны да онытып, ярыша-ярыша җиләк җыялар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading