16+

Каз асрау модага кереп бара

Шәһәрдәге җәмәгать мунчасында дистәләгән хатын-кыз булуы гадәти хәл. Авылдагы кечкенә генә мунчада унлап хатын-кызның гөрләшүе исә сәеррәк күренеш.

Каз асрау модага кереп бара

Шәһәрдәге җәмәгать мунчасында дистәләгән хатын-кыз булуы гадәти хәл. Авылдагы кечкенә генә мунчада унлап хатын-кызның гөрләшүе исә сәеррәк күренеш.

- Каз өмәсе бездә, - дип, сөенечен яшермичә елмая хуҗабикә Эльмира Зыятдинова. - Бер айлык бәпкәләрне 370 сумнан алган идек, аллага шөкер, биш килограммга якын булып үсеп җиттеләр. Сата калган очракта, каз итенең килограммы - 400 сум. Киләсе җәйдә индоутка дигән кош асрап карарга исәплибез.

- Бәпкәләрне июнь урталарында гына алган идек, май аенда ук алырга кирәк булган, - дип әңгәмәгә кушылды хуҗа Фәнис Зыятдинов. - Зуррак казлар кечкенәрәкләрен талый, күлгә кертми. Каз, үрдәк - су кошлары бит алар, сусыз булмый. Инкубатор казлары бик куркаклар, яннарында кеше булганны яраталар.

Үзара тәҗрибә уртаклашу, хыял-планнар «съезды» диярсең каз өмәсен.
- Казларга чисталык кирәк. Эчә торган сулары җылынмасын, пычранган суны гел алыштырып тору зарур, - ди Илһамия ханым Нуретдинова.
- Быел күркә үстердек. Нәзберек түгелләр, һәркем асрый ала, - ди Дания Мостафина.

Алсу Вафина белән Сания Мөхәммәтшина да каз асрауның файдасын күрәләр. Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә районнарында казларны ун ел элек үк күпләп асрыйлар иде инде. Балык Бистәсе районының Балтач, Ямаш һәм Күки авылларында да соңгы елларда каз алып үстерү модага кереп бара.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading