16+

Каз өмәләрен тизләтегез!

Ветеринария хезмәткәрләре каз асраучы шәхси хуҗалыкларны һәм фермерларны көз көне кош гриппы таралу куркынычы югары булуны кисәтеп, аларны мөмкин кадәр тизрәк суярга киңәш итә. Узган елны республиканың Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында, кош гриппы аркасында, биш меңнән артык каз юк ителде. Белгечләр авыруның кыргый кошлардан йоккан булуын ачыклады.

Каз өмәләрен тизләтегез!

Ветеринария хезмәткәрләре каз асраучы шәхси хуҗалыкларны һәм фермерларны көз көне кош гриппы таралу куркынычы югары булуны кисәтеп, аларны мөмкин кадәр тизрәк суярга киңәш итә. Узган елны республиканың Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән, Буа районнарында, кош гриппы аркасында, биш меңнән артык каз юк ителде. Белгечләр авыруның кыргый кошлардан йоккан булуын ачыклады.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов искәрткәнчә, Самара, Саратов, Оренбург, Чиләбе, Төмән һәм Башкортстан кебек күрше төбәкләрдә кош гриппы чыганаклары табылган. Башкортстанның Туймазы районында авыру узган атнада гына теркәлгән. Күршеләрдә булгач, безгә үтеп кермәс дип тынычланырга ярамый.  
– Язын һәм бигрәк тә көзен кош гриппы таралу куркынычы арта. Бу иң куркыныч авыруларның берсе һәм аны күп очракта кыргый кошлар тарата. Республикада барлыгы 15 млн нан артык кош исәпләнүен истә тотканда, бу проблема аеруча кискен тора. Авыру таралуны булдырмас өчен, бүгеннән үк кош-кортларны алу-сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашып сөйләшүләр алып барабыз. Әмма араларында ветеринария белешмәсеннән башка гына кош алып кайтучылар очраштыргалый, – дип сөйләде ул журналистларга.

Спикер шәхси хуҗалыкларга һәм фермерларга үскән казларны тизрәк суя башларга киңәш итте, үсеп җитмәгәннәрен сулыкларга чыгармыйча, ябып тоту зарур. Казлар төшә торган сулыкларга күчмә кошлар да төшеп утыргалый, шуның белән авыру йоктыру куркынычы арта.

Узган елны Иске Чүпрәле авылыннан Резидә һәм Фәнис Төхфәтуллиннар да кош гриппыннан шактый зыян күрде. Сулыкка төшкән казлары авыруны кыргый үрдәкләрдән йоктырган булып чыкты. Шуның аркасында өч мең баш казларын яндырырга туры килде.

Быел да алар, Аллаһка тапшырып, өч мең баш каз бибие алып үстергән. Хәлләрен белеп шалтыратканда, аларда каз өмәсе иде. Журналист булуыбызны белгәч, былтыргы хәлләрне генә сорый күрмәгез, ул темага сөйләшәсем дә килми, исемә төшкән саен кан басымым күтәрелә, диде.

Төхфәтуллиннар казларын берничә көн элек үк суя башлаганнар.  
– Эшебез кызу әле. Зурлап каз өмәсен оештырдык. Көн дә йөз иллешәрне суябыз. Чувашиядән каз йолкырга кызлар килде. Үтүкләп, чиста итеп йолкып китәләр. Әле тагын бер өч тапкыр өмә үткәрәсе булырдыр. Сезне дә чакырам, кайтыгыз, – диде ул.

Буа районының Ташкичү авылында яшәүче Салих Әхмәдуллинга да шалтыраттык. Быел ул, үзе әйтмешли, 120 генә баш каз асраган. Сүз уңңаеннан әйтергә кирәк, бу авыл халкы бик күпләп каз асрый. Салихның әйтүенчә, авылда барысы 5-6 мең каз бар. Кайбер хуҗалыкларда аның саны 600гә хәтле җитә.
– Бишәр йөз каз асраучылар өмә үткәрә башладылар инде. Без ноябрь бәйрәменә суярбыз дип торабыз. Бәйрәмгә каз йолкырга апалар кайтырга тиеш. Аннары Чувашиядән каз йолкучы бригаданы чакырдык. Аларга да алдан язылып куярга кирәк, чират көтәсе. Йөз егерме баш казны бер көндә суяеп эшкәртеп бетерәбез инде, күп түгел бит, – диде ул.

Кош гриппыннан саклану өчен көзен казларын сулыкларга чыгармый, бакчада гына тота. Бездә казлар урамда йөрми, һәр кешенең кошлар тота торган үз урыны бар, ди Салих.

Мөслим районы фермеры Разиф Кәрамов алты мең каз асрый. Аларны ябык режимда тота. Бер өлешен суя башлаганнар.
– Кош гриппының нинди зур зыян китерүен беләбез. Казларны сакларга тырышабыз, сулыкка төшермибез. Барысын да суеп урнаштырырга язсын, – ди фермер.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading