16+

"Кечкенә авыл өчен бу хәлләр дә зур могҗиза..."

Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәнендә Тау бәйрәме узды. Җәен “Челтәр компания”се  авылның электр линиясен яңарткан вакытта эх, шушы тау битен дә яктыртырга, кышкы озын кичләрдә тәүлек әйләнәсе балаларны, яшьләрне тау шудыртырга иде, дип хыялланып куя Сәрдегәндә яшәүче Рифкать Нәҗипов.

"Кечкенә авыл өчен бу хәлләр дә зур могҗиза..."

Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәнендә Тау бәйрәме узды. Җәен “Челтәр компания”се  авылның электр линиясен яңарткан вакытта эх, шушы тау битен дә яктыртырга, кышкы озын кичләрдә тәүлек әйләнәсе балаларны, яшьләрне тау шудыртырга иде, дип хыялланып куя Сәрдегәндә яшәүче Рифкать Нәҗипов.

Тау битенә баганалар утыртып, электр сузарга кирәген  авыл җирлегенә җиткерәләр. Билгеле инде, хыял тормышка ашырыла, иганәчеләр көче белән авылның тау битенә баганалар утыртыла, яктырткычлар куела. Ике чакрым ераклыктагы Бөрбашта яктыртылган чаңгы трассасы, Сәрдегәндә чана шуарга тау бар хәзер.  

Авыл балалары, яшьләре, килгән килгән кунаклар тауда ара-тирә тау шуса да, Сәрдегәндә менә дигән яктыртылган тау барлыгын башкаларга да белдерәсе килә аларның.

Яңа ел бәйрәмнәрендә зурлап Тау бәйрәме уздырырга уйлыйлар. Фәргать Нәҗипов әтисенең хыялын тормышка ашырырга теләп, авылда яшәүче булдыклы егетләрне җыя да, беркемнән дә ярдәм көтмичә халык өчен зурлап Тау бәйрәме уздырырга булалар. Көнен билгелиләр, кемнең нәрсә эшләргә тиешлеген үзара хәл итәләр.

Халыкка хәбәр салына. Баштарак егетләр куркып та кала, халык килерме? Урам тутырып төрле авыллардан кешеләр килә башлый. Бәйрәм белән котларга кар чанасына утырып, бүләкләрен кыстырып, чыршысын бизәп Кыш бабай белән Кар кызы да килеп төшкәч, чана шуып йөргән кечкенә балалар өчен көтелмәгән могҗиза була. Ә бит Яңа ел могҗизаларга күп булырга тиеш. Әнә бит, Яңа елның беренче көне дип тормаганнар, буран котырса да, тау итәгенә бара торган юлларны зур итеп ачып куйганнар, килүчеләрне мич коймагы белән сыйлаганнар, пылау пешеп торган, самоварда чәй кайнаган...

Ә кечкенә авыл өчен бу хәлләр дә зур могҗиза. Шул арада балалар Кыш бабайга үз һөнәрләрен дә күрсәтергә өлгергәннәр. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә төрле уеннар, ярышлар оештырылган. Бәйрәмне алып барырга Борнак авылы егетләре -  бертуган Галиәскәровларны чакырганнар.  

— Авыл егетләренә исем китте. Шулкадәр матур бәйрәм уздырдылар. Без бит Бөр буендагы шушы таудан чана, чаңгы шуып үстек, җәен җиләген җыйдык. Әле бит шушы тауның текәрәк урыннарыннан шуарга тырыша идек. Ничекләр курыкмаганбыз, үзем дә аптырап кайттым. Оныклар таудан шуып рәхәтләнсә, без, өлкәннәр, күңелебездә булган матур хатирәләрне яңарттык, кабаттан балачакка кайтып килдек, - ди шушы авылда туып үскән Гөлнур Әкбәрова-Мифтахова. 

Әлеге бәйрәмне ел саен уздырырга дигән ният белән салют карап таралыша халык.
— Бездә халык бик бердәм. Фәргать Нәҗипов сүзен бөтен авыл кешеләре күтәреп алды. Рөстәм Галимов, Айрат Хөсәенов, Рәнис Габдрахмановлар бу эшкә кушылып, укытучылар коллективы, авыл халкы бердәм булып уздырдылар. Сәрдегәндә шәп тау барлыгын күпләр белә хәзер. Бу бәйрәмгә дә якын-тирә авыллардан бик күп кеше килгән иде, - ди авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. 

Лилия Нурмөхәммәтова
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading