16+

Кечкенә генә чипта терлек турында тулы мәгълүмат тупланган

Балтач һәм Арча районнарындагы бозаулар паспортлы булган инде. Әлеге районнар терлекләрне бердәм идентификацияләү пилот проектында катнашты. Кукмара һәм Әтнә районнары да бу эшкә керешергә ниятли.

Кечкенә генә чипта терлек турында тулы мәгълүмат тупланган

Балтач һәм Арча районнарындагы бозаулар паспортлы булган инде. Әлеге районнар терлекләрне бердәм идентификацияләү пилот проектында катнашты. Кукмара һәм Әтнә районнары да бу эшкә керешергә ниятли.

Бозауларның бер колагына уникаль номерлы һәм Qr-кодлы биркалар, ә икенчесенә бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән электрон чип урнаштырыла. Шуннан аларга электрон паспорт ясала. Хайван биркасындагы код аша телефон ярдәмендә аның турындагы бөтен белешмәне табып була. Соңыннан ветеринарлар һәрберсенә электрон паспорт ясый. Бу бигрәк тә ветеринария хезмәте белгечләре өчен уңайлы. Терлекне сатып алучыга да кирәк ул мәгълүмат. Кечкенә генә чипта терлекнең кайда үстерелүе, хуҗасы, терлекнең авыру-авырмавы, привикалары һәм башка күрсәтелгән ветеринария чаралары турында белеп торасың. Терлек югалган очракта да табу бик җиңел.

Татарстаның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов журналистларга белдергәнчә, авыл хуҗалыгындагы бөтен терлекне дә чиплаштырырга мөмкин. Ул терлекнең яшенә дә, җенесенә дә, авырлыгына да карамый, теләсә кайсы сезонда чиплаштырырга мөмкин. Терлеккә бернинди дә куркынычы юк, авырттырмый да, аны куйганда анестезия дә кирәкми, диде министр урынбасары.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина бердәм идентификацияләү системасының терлекләр арасында авыру таралмауны булдыру өчен мөһимлеген ассызыклады.
– Мәҗбүри идентификация үткәрелергә тиешлеге хайваннарның исемлеге булдырылды. Аларга бөтен авыл хуҗалыгы терлекләре, йорт хайваннары, куяннар, бал кортлары, балыклар һәм кыйммәтле мехлы хайваннар керә. Иректә тереклек итә торган кыргый хайваннар исемлеккә керми. Электрон чипка терлекнең хуҗасы, авыл хуҗалыгы оешмасының юридик затлары турында мәгълүмат керә. Әлеге система терлекләрне алыштыруга да юл куймый. Бердәм идентификацияләү системасы Башкортстанда 2015 елдан бирле алып барыла һәм уңышлы эшли. Бу төбәктә барлык авыл хуҗалыгы терлекләре йөз процентка чиплаштырылган, – дип сөйләде ул.

Республика мәгълүмат һәм исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин әйтүенчә, терлекнең колагына бирка һәм чип куелганнан соң, ветеринар паспорты ясала. Аның белән теләге булган һәр кеше биркага  Qr-кодка телефонын куеп таныша ала. Моның өчен махсус кушымта гына кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading