Шәһри Казан

Кешесез авыл: «Бу нарат ауса, авыл да бетәчәк» дигән сүз чынга ашкан

Бу авылда беркем дә яшәми. Җиргә иңеп барган йортларны миннән дә биегрәк булып үскән кычыткан, әрекмән каплап киткән. Бер җан иясе дә юк.

Нарат ауса, авыл бетәчәк

Абызга 1800 елларда нигез салынган. Халык телендә генә авыл шулай атала, рәсми документларда ул Менглич дип йөртелә. Анысын авылга нигез салучыларның берсе - Мөнглеш бабай исеме белән бәйләп карыйлар. Тумышы белән Лаеш районы, Ташкирмән авылыннан булган Мөнглеш бабай, татарларны чукындыру сәясәтеннән качып килеп, «сыер тиресе» кадәр генә җирдә тормыш башлаган, диләр. Аңа Кече Салтык авылыннан аерылып чыккан бер төркем кушылган. Бабайны барысы да абзый дип йөрткәннәр. Абыз атамасы шуннан калган. Имеш, авыл барлыкка килгән елларда Мөнглеш бабай авыл зиратына нарат утырткан. «Бу нарат ауса, авыл да бетәчәк», - дип әйтеп калдырган.



- Мин дә хәтерлим ул наратны. Чынлап та, 2001 елда нарат корып ауды, шуннан авыл таркала башлады, - дип искә ала күрше Олы Салтык авылы башлыгы Хәлим Ибәтов. Абыз шул җирлеккә карый.
Иң соңгы булып Абыз­да вакытлыча Биляевлар гаиләсе яшәгән. 2012 елдан бирле берәүнең дә кайтканы юк. Югыйсә, йортларга электр чыбыклары үткәрелгән, ут бар, скважина казытып, урамнарга да су керткәннәр. Менгличның юл күрсәткече дә юк. Олы юлны киңәйткәндә, элмә тактаны алганнар да, авылда кеше яшәмәгәч, кире куеп тормаганнар. Район күләмендә, бу авылны картадан сызарга кирәк, дип тә берничә тапкыр сүз кузгатылган булган.

- Ничек тә саклап калырга тырышабыз. Авылга кергән утны өздермәдем. Су торбаларын үлән каплады инде анысы, сакланып калган җиде йорт та ишелеп бара. Тик бакчаларда чүп үләненә үсәргә ирек бирмибез. Люцерна, печән чәчәбез. Абыз авылы территориясендә ындыр табагы урнашкан, авылны яшәтәсе иде, - ди авыл башлыгы.
Абыз авылы халкы элек-­электән алдынгы фикерле булган дип сөйлиләр. Районда тирә-күрше авыллар арасында беренчеләрдән булып аларда май чабу, йон тетү җайланмасы барлыкка килгән, җил тегермәннәре булган.



- 1951 елда, Олы Мәрәтхуҗа, Олы Салтык, Даныш, Абыз авыллары берләшеп, «1 Май» колхозы оешкан. Абыз колхозның үзәге булган. Биредә җирле үзидарә, китапханә, кибет, ындыр табагы, мәктәп, хәтта җирле радиостанция дә эшләгән. Һәр көн иртән колхоз рәисе авыл яңалык­лары белән таныштырган. Күрше авыл яшьләре дә, атна саен радиостанциягә килеп, концертлар куйган. Халык авыл хуҗалыгы, терлекчелек өлкәсендә эшләгән. Абызда 800 баш дуңгыз фермасы да булган әле. Кызганыч, авылда кеше кими башлагач, 1973 елда колхоз үзәге төп көч тупланган Олы Салтыкка күчте, - ди Хәлим абый.
Заманында редакциягә килеп йөргән сатирик шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров та Абыз авылыннан булган икән. Кызганыч, былтыр Маннур абый гүр иясе булды. Аның сатирик әсәрләрен, авылын сагынып язган шигырьләрен авылдашлары бүген дә яратып укый.

Аның өчен сәләт кирәк

Җансыз авылда кеше табып булмагач, күрше Олы Салтыкка юл тоттык. Машинабызга утырган юлчы Ильяс абый, пенсиягә чык­кач, Олы Салтыкка яшәргә кайткан. Абызлыларны яхшы белә.
- Абыз халкы кеше белән уртак телне тиз таба иде. Аларны усак яфраклары дип тә йөртәләр әле. Җил исмәсә дә шаулап торган яфраклардай, абызлылар бик аралашучан, ягымлы иде, кешегә авыр сүз әйтмәсләр, бик кешелеклеләр, - дип искә ала Ильяс абый.
Туган җирләреннән шактый еллар элек чыгып китеп, нигезләрен сагынып яшәүче кайбер Абыз кешеләрен дә таптык. Әлфия Садыйкова бүген Казанда яши, пенсия­дә.

- Олыгайган саен, туган як ныграк сагындыра, кайтам да нигеземә барып елыйм. Без утырткан канәферләр арасыннан йорт күренми дә. Нигеземә дә кычыткан үскән, өйнең тәрәзәләре дә ватылып беткән, тик ул урыннар балачак, яшьлек эзләремне саклый, тәрәзәдән әни карап тора сыман. Бик авыр... Язган шигырьләремне зират капкакасына эләм дә тагын юлга кузгалам, - ди Әлфия апа, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Данил Саттаров авылдан 1956 елда чыгып киткән. Башта Казанда тимерче һөнәрен үзләштергән, өч ел хәрби хезмәттә булган, аннары югары белем алган.



- Без гаиләдә - сигез бала. Мин төпчек ул булгач, әти төп нигездә яшәвемне теләде. Армиядән соң, кайтам дип, булачак һөнәремне дә авыл хуҗалыгы белән бәйләмәкче идем, тик химия технологиясе өлкәсен сайладым. 1981 елда әтигә кинәт кенә инсульт булды. Әти-­әнине Казанга үзебезнең янга алып килдек. Шуннан бирле нигездә яшәүче кеше юк, - ди Данил абый.
Һәр ел саен авылга кайтып йөриләр. Кадерен белергә исәннәр калмаган, шуңа да үлгәннәрнең каберләрен барлыйлар, зират җыештыралар.
- Ун ел буе авылга кайтып, бәрәңге утырттым. Хәзер миңа - 78 яшь, нигезне төзекләндерергә хәлемнән килми. Туган нигезгә кереп булмый, тигәнәк, кычыткан баскан. Авылда яшәп карамаган балаларны да андый тормыш кызыксындырмый. Аннары, авылда яшәр өчен сәләт кирәк бит. Шуңа кайтабыз да, авыл белән исәнләшеп, саубуллашып кына китәргә мәҗбүрбез. Йөрәк әрни, әлбәттә, - ди Данил абый.

Кайтыгыз, авылдашлар!

Бер кеше яшәмәсә дә, ташландык йортларга кереп, бар булган нәрсәне туздырып, җимереп, савыт-сабаларны, тәрәзәләрне ватып, тапшырырга яраклы металларны өйдән алып чыгып китүче караклар да бар икән. Бу тәртипсезлеккә аеруча борчыла халык.
- Элек ишекне бикләми китә идек, хәзер йозак эленгән, тәрәзәләре кадакланган өйләргә кереп талыйлар. Кеше яшәмәгән йортта нәрсә бар дип беләләрдер?! Урларлык әйбер юк, ә менә тузган, таланган йортны күрү күңелгә авыр, - ди абызлылар.

Реклама

Төрле җирдә таралышып яшәсәләр дә, авылдашлар элемтәне өзми, гел аралашып торалар. Матур бер традиция дә булдырганнар: ел саен җәйнең матур бер көнендә Абызда очрашалар. Гадәттә, 80ләп кеше җыела икән. Бу көн алар өчен бәйрәм кебек. Авылдагы бердәнбер төзек йорт - Гарәфетдин бабайларның йортын чиккән сөлгеләр, шарлар белән бизиләр, самавыр кайнаталар, коймак пешерәләр. Яшел чирәмгә табын корып, гармун сузып, җырлап, хатирәләрне барлыйлар. Кайтып керер нигезе булмаган, туган авылы юкка чыккан кешеләр өчен бу чара, бу очрашу - аеруча мөһим, дулкынландыргыч мизгел.

Зират капкасына эленгән кәгазьләргә күз төште. Сагышка чыдый алмаган абыз халкы күңелендәгесен шигъ­ри юлларга салган:
Кайтыгыз сез, авылдашлар,
Кумагыз шул дөньяны.
Туып-үскән җирегезне
Онытмагыз сез аны!

Илгизәр Саттаров

Олы Салтык авылы башлыгы Хәлим абый әйтүенчә, Абыз картадан сызылган очракта да, кайчандыр биредә авыл булганлыгын искә төшереп тору өчен, анда истәлек стеласы куярга җыеналар.

Бәхил бул, сиреньле авыл!

Сирень күмеп алган авыл, синме?
Айлы, былбыллы идең...
Нинди каргышлар кагылды,
Нинди явыз кул тиде?
Сине убып туймадымы,
И авыл, әҗәл убыр?
Килер көнең, ак сиреньле
Яшәеш сиңа тулыр!
Килгән әҗәл...
безнең мәхәббәткә
Шаһит авылны да юк иткән...
Соңгы коеңнан да синең хәтта
Калмаган, һич югы,
сиртмәң?
Черек сиртмәдә чайкала
сусыз, ятим чиләгең.
Авыл... матур яшәгәнең өчен
Коточкыч хак түләдең!..

Зөлфәт

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: