16+

Күгәрченле сандыклар Мәскәүгә кадәр китә

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында кияүгә чыкканда сандык белән бирнә алып килү гадәте әле дә сакланган. Сандык ясаучы оста да үз авылларында гына бит. Сандык ясау өчен кадакның да үзгәсе кирәк икән. Ул бер сантиметрдан да озынрак булмаска тиеш. Бер сандыкны ясау өчен 76 банка капкачы, 9 йөзгә якын кадак...

Күгәрченле сандыклар Мәскәүгә кадәр китә

Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында кияүгә чыкканда сандык белән бирнә алып килү гадәте әле дә сакланган. Сандык ясаучы оста да үз авылларында гына бит. Сандык ясау өчен кадакның да үзгәсе кирәк икән. Ул бер сантиметрдан да озынрак булмаска тиеш. Бер сандыкны ясау өчен 76 банка капкачы, 9 йөзгә якын кадак...

Мин килгәндә Рафаэль абый Галиуллин агач эшләре белән шөгыльләнү өчен махсус урталай ярылган бүрәнәдән эшләгән остаханәсендә чираттагы сандыгын ясап утыра иде.

- Кызлар кияүгә чыгар өчен сандыкка заказ бирсә, әби-чәбиләр искергән сандыкларын яңага алыштыра, шуңа да эш күп, - дип елмаеп куйды ул.

Сандыкларны үз авылларыннан кала Аксубай, Теләче, Әгерҗе районнарыннан да килеп алып китәләр икән. Соңгысын Мәскәүгә җибәргән. Рафаэль абый үзен белә башлаганнан бирле агач эшендә кайный икән.

- Бабам агач остасы иде, бәләкәйдән аның тирәсендә чуалдым. Аның янында йөреп, агач эшенә күңелем кереп калгандыр инде, - ди ул.

Бәлки ул бу эшкә тотынмас иде дә, апасының сандыгы тузганын күргәч йөрәге түзмичә яңартырга була. Агач сандыкны төзәткәч, калай белән матурлап тышлап та бирә үзенә. Ул вакытта кытлык, калай табуы кыен була. Шуңа сандыкка бизәкләрне Рафаэль абый консерва банкасы калаеннан ясый. Алай да сандык күз явын алырлык матур килеп чыга. Рафаэль абыйның сеңлесе дә кызыгып, кияүгә чыкканда, миңа да шундый сандык ясап бир әле, дип сорый. Шуннан китә инде...

Рафаэль абый сандык эшләүдән кала, агачтан кырып гөл аслары, өстәл, урындык, тәрәз рамнары, ишекләргә кадәр ясый.

- Бер әйбер ясый башласам, тәме беткәнче шуны гына эшлим. Бер туктамый рәттән бишәр сандык ясый алам, ул эш ялыктырса, башкасына тотынам, - ди ул.

Сандык ясау өчен агачны да белеп сайлау мөһим. Аңа бары тик яңа, чи агач кына ярый. Соңыннан шул чи агачтан ясалган тактаны мунчада киптерә Рафаэль абый. Сандык ясау процессы җиңелләрдән түгел икән. Барлык материаллары булса, бер сандык ясау өчен уртача 7-8 көн китә, ди. Хәзер сандык өчен калай табу кыен булмаса да, Рафаэль абый элекеге гадәтен оныта алмый. Ул кибеттән пачкалап калай банка капкачлары сатып ала.

- Нигәдер капкачлардан ясалган сандыклар матуррак чыга төсле. Кешеләр дә андый сандыкка кызыга, - ди үзе.

Сандык ясау өчен кадакның да үзгәсе кирәк икән. Ул бер сантиметрдан да озынрак булмаска тиеш. Бер сандыкны ясау өчен 76 банка капкачы, 9 йөзгә якын кадак китә. Уртача размерлы сандыкның бәясе - 6 мең сум.

Рафаэль абый сандыкларының тагын бер үзенчәлеге бар - һәр сандыкта да күгәрчен рәсеме төшерелгән.

- Авылыбыз да Күгәрчен, үзем дә бу кошларга битараф түгел, кешеләр дә нәкъ менә «күгәрченле» сандык кирәк дип сорый, - ди оста.

Рафаэль абыйның сәләте агач эшкәртү белән генә чикләнми. Ул бик оста рәссам да икән әле. Сандыкка салачак бизәкләрне дә үзе уйлап чыгара, сызымнарын да үзе туп-туры калайга гына төшерә. Озак вакыт авыл мәдәният йортында баянчы булып та эшләп алган кеше ул.

- Машинада да эшләп карадым, ләкин тимергә күңел ятмады. Минем куллар агач сорый, - диде ул.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading