Базарда кишернең килограммы 150 сумга җиткән.
Бу көннәрдә телдә йөргән иң актуаль тема яңгыр булмау һәм кишер белән чөгендергә бәяләр арту. Яңгыр Аллаһы Тәгалә кодрәте белән бәйле. Без аңа берничек тә йогынты ясый алмыйбыз. Ә менә кишер белән чөгендернең килограммы 150 сумга кадәр күтәрелүгә сәбәп нидә?
Язмабызда шул сорауга җавап эзләдек.
Росстат мәгълүматларына караганда, ел башыннан яшелчәләргә бәяләр 13,1 процентка арткан. Май аенда бәя иң күбе “борщ яшелчәләре”нә күтәрелгән. Чөгендер – 35,3, кәбестә – 25,2, кишер – 18,8, бәрәңге – 15,4, суган – 11,3 процентка. Июньдә исә кишер белән чөгендер дүрт ярымга кадәр арткан. Бу вакытка җирле яшелчәләрнең саклану вакыты тәмамлана. Совет стандартлары буенча, 1 июньдә кибетләргә тамыразыкларны китерми дә башлаганнар. Хәзер, яшелчәләрне саклау технологиясе үсү белән, аларны озаграк та саклап була. Әмма, бәрәңге һәм яшелчәләр базарында катнашучылар союзы башкарма директоры Алексей Красильников сүзләренчә, яшелчәләрне саклау урыннары җитми. Шуңа да сәүдә челтәрләре таләп иткән сыйфаттагы яшелчәләр юк һәм алар читтән кертелә, ди ул. Товар аз булгач, ихтыяҗ да зур, ә бу бәя артуга китерә.
Коронавирус белән бәйле рәвештә чикләүләр кертелде һәм бу товарны читтән кайтартуны да катлауландырды, шуның белән бәйле рәвештә дефицит барлыкка килеп, бәяләр күтәрелә, дигән фикер дә җиткерә белгечләр.
Узган елны һава торышы начар булу да бәяләргә йогынты ясамый калмаган. Аннан алдагы елга караганда, яшелчә уңышы ун процентка азрак булган. Шуңа да аларның кыйммәтләнүе башта ук билгеле иде, ди "Технологии роста" тикшеренү компаниясе директоры Тамара Решетникова.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бәя күтәрелүнең сәбәбен сезонлы фактор дип аңлата. Җирле җитештерүчеләрнең запаслары беткән, складларын яңа уңыш өчен әзерлиләр. Ә кибетләрдә читтән кайтарылган яшелчәләр саталар.
– Елның елында июнь аенда яшелчә хаклары күтәрелә һәм без читтән китерелгәннәрен кулланабыз. Башка продуктларга бәя арту да моңа йогынты ясамый калмый. Без бәяләрне даими рәвештә күзәтеп, өйрәнеп торабыз, – ди авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков.
Без дә Казан кибетләре һәм базарларындагы бәяләрне өйрәнеп чыктык. “Пятерочка” кибетендә кишер бөтенләй юк, чөгендер 98,99 сум тора. “Магнит”тан берсен дә тапмадык. “Эдельвейс”та кишерне 79,90 сумга куйганнар.
Мәскәү базарында бер генә урында таптык без кишер белән чөгендерне. Икесенең дә бәясе 150шәр сум. Үзбәкстанннан китерелгән яшелчәләрнең ни өчен шулай кыйммәт булуын сатучы аңлата алмады. Калган сатучылар, халык кыйммәтсенә, алар алмагач, китермибез дә, диделәр.
Короленко урамында ларекта сатучы, кишер әлегә юк, берничә көн элек Оренбургтан китерелгәнен 130 сумга саттым, диде. Икенче ларекта чөгендер – 160 сум, кишер 130 сум тора. Икесе дә Үзбәкстаннан. Төпченеп сораша башлагач, кыйммәтсенәсез икән, үзегез үстерегез, әнә безнең Биектау ягында буш җирләр күп, диде. Бу эшнең авырлыгын белгәч, башка мондый сораулар бирмәссез, дип тә ачуланып алды.
Яшелчә үстерергә кырга чыгып китмәсәк тә, бу эш белән шөгыльләнүче фермерларның фикерләрен дә сораштык. Апас районының Дәвеш авылы фермеры Наилә Әхмәдиева безгә яшелчә хаклары артуның берничә сәбәбен атады.
– Узган елны яз көне чикләр ябык булды һәм хезмәт мигрантларына кытлык сизелде. Фермерларның күбесе чәчү мәйданнарын киметте һәм уңышны да азрак алды, бәлки, булганын да җыеп бетерә алмаганнардыр. Кибетләрдә узган елгы уңыш сатылып бетте. Күптән түгел чөгендернең яңа уңышы барлыкка килде, ул аз, шуңа да бәясе югары. Кишернең яңасы юк әлегә, ә искесен бәясе күтәрелә. Икенче сәбәбе – бөтен нәрсәгә бәяләр арту. Ашлама да, ягулык та, төзелеш материаллары да артты. Бизнесны үстерү өчен безгә склад төзергә кирәк, 3 млн га салып була дип йөргән идек, ул хәзер 7 млн га төшә булып чыкты. Металлның бәясе бик нык күтәрелде. Эшчеләрнең дә арзанга эшлисе килми. Болар бөтенесе дә бер-берсенә бик нык бәйле. Без дә бәяләрне арттырырга мәҗбүрбез. мөмкинлек булганда, акча эшләп калыйк дибез, – ди ул.
Арча фермеры Нәфил Гатауллин бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә үстереп сата. Шушы көннәрдә генә узган елгы бәрәңгеләрен сатып җибәргән.
– Хуҗалыкларның кышка сакларга урыны юк. Көз көне арзан бәядән сатып бетерәләр. Язга сатарлык яшелчә калмый. Мин үзем бәрәңгене өч тонна сыйдырышлы подвалда саклыйм. Узган атнада аны күпләп алучыларга бик әйбәт бәягә сатып җибәрдем. Иске бәрәңгенең килограммын 38 сумга сатканым иде әле. Көз көне ярминкәләрдә 15 сум тирәсе булды. Ун капчык кишер дә тора. Аны алтмыш сумнан алып китүче табылды. Бу безнең өчен әйбәт тә, әмма шул ук вакытта бөтен нәрсәгә бәяләр арта. Элек тә арта иде, быел ул аеруча нык күтәрелде. Техника искерә, аларны яңартып булмый. Эшче куллар белән дә шул ук. Эшләргә кеше юк һәм бу да бәя артуга китерә, – ди фермер.
Татарстан Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерларның кышка саклау урыннары булмау проблемасын атады. Шул сәбәпле көз көне арзан бәядән сатарга мәҗбүрләр.
– Алай гына саклау урыннары төзерлек акча эшләп булмый. Аларның бурычларын, кредитларын түлиселәре бар, шуңа да җитештергән продуктларын арзан бәягә сатып җибәрәләр. Яшелчә читтән дә күп кертелә, бәя формалашуга алар да йогынты ясый, – ди ул.
Кишерне күп күләмдә үстерә торган фермер Ринат Мостафинга да шалтыратып алдык. Кишер белән чөгендерне ул иллешәр гектар җирдә чәчә. Яшелчәләрне март аенда ук 8 сумга сатып бетергәннәр. Саклау урыннары булса да, җәй башын көтеп тормаганнар.
Фермерның кызы Гөлнара Әкбәрова, сораучы булганда сатып калырга булдык, аннары кишер җәйгә таба кибә, сыйфаты да югала бит, ди. Мостафиннар бәрәңге дә, бакча җиләге дә, кура җиләге белән алмагач та үстерә.
– Яз көне иртәдән кичкә кадәр кырда эшлибез. Башта кишер, чөгендер, бәрәңге чәчәбез. Ул арада җиләкләр пешә башлый. Узган елгы уңышны яхшы бәягә урнаштыру җаен карар өчен вакыт та, көч тә калмый. Эшче куллар да җитешми, – диде Гөлнара.
Комментарийлар
0
0
Африкада бензин бэясе бер дэ усми бугай сакларга складлары да бар курэсен афлисун банан кебек жилэк- жимеш,ситруслылпрнын океан артыннан килсэ дэ бэясе узгэрешсез кала,безнен СССРзаманындагы кебек)))
0
0