16+

Күкигә су керә, ә элек мунча яккан көннәрне унбишәр көянтә су китерергә туры килә иде

Шәһәрдә кайбер кешеләр, хәтта Универсиада, Дөнья чемпионаты кебек зур чараларга да битараф калырга мөмкин. Ә авыллар исә, үзләренең тормышына кагылышлы һәр вакыйгада умарта күче сыман гөжләп уяна. Хәтерлим, 1970 еллар башында үзәкләштерелгән электр челтәре сузганда, Балык Бистәсе районының Күки авылы халкы дәртләнеп багана чокырлары казып, мәш килгән иде. Электр утлары...

Күкигә су керә, ә элек мунча яккан көннәрне унбишәр көянтә су китерергә туры килә иде

Шәһәрдә кайбер кешеләр, хәтта Универсиада, Дөнья чемпионаты кебек зур чараларга да битараф калырга мөмкин. Ә авыллар исә, үзләренең тормышына кагылышлы һәр вакыйгада умарта күче сыман гөжләп уяна. Хәтерлим, 1970 еллар башында үзәкләштерелгән электр челтәре сузганда, Балык Бистәсе районының Күки авылы халкы дәртләнеп багана чокырлары казып, мәш килгән иде. Электр утлары...

Шәһәрдә кайбер кешеләр, хәтта Универсиада, Дөнья чемпионаты кебек зур чараларга да битараф калырга мөмкин. Ә авыллар исә, үзләренең тормышына кагылышлы һәр вакыйгада умарта күче сыман гөжләп уяна.
Хәтерлим, 1970 еллар башында үзәкләштерелгән электр челтәре сузганда, Балык Бистәсе районының Күки авылы халкы дәртләнеп багана чокырлары казып, мәш килгән иде. Электр утлары янгач, бабайларның һәм әбиләрнең йөзләре кояштан да яктырак балкыды. Каз мае сеңдерелгән агач чырасы яндырып утыру түгел инде бу сиңа. «Кечкенә генә куык, ә бөтен өйне балкыта!» - дип гаҗәпләнә иде Әминә әбием. Утыз еллар элек өйләргә табигый газ тоташтырылгач та, авылдашларның күңеле шатлыктан ташыды. Күкидә кабат җанлылык: су керә!
- Алты бала үстердек, колхоз эшенә дә өлгерергә кирәк иде бит. Мунча яккан йә кер юган көннәрне коедан унбишәр көянтә су китерергә туры килә иде, чишмә ераграк. Үсә төшкәч, кызларыбыз ташыды. Авылыбызга асфальт юл, газ кергән, инде өйләребезгә су сузарлар дип кем уйлаган?! Хәзер җәннәттә яшибез, Аллага шөкер. Ирем Рафыйк кына күрә алмады бүгенге рәхәт тормышны, иртәрәк гүр иясе булды шул, бахыр, - ди Гайшә әби Хөсәенова.
- Гаиләләрдән акча җыелмады, эшләр «Чиста су» программасы буенча дәүләт тарафыннан башкарыла. Быел су авылның яртысына сузыла, ә киләсе елда калган өлеш тә колачланачак. Күкидә үзәкләштерелгән суүткәргеч бервакытта да булмады. Кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен авыл халкы исеменнән район һәм республика җитәкчеләренә зур рәхмәт! -диде Күки җирле үзидарәсе рәисе Мәүлә Исхаков.
Торак пунктларга су кертү 2020 елга кадәрге вакытка исәпләнелгән «Чиста су» федераль программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 690 миллион сумлык эш башкарылган: 328 километр суүткәргеч сузылган, 28 артезиан коесы казылган, 38 су башнясы утыртылган. Быел суүткәргечләрне капиталь төзекләндерүгә һәм камилләштерүгә - 613,3 миллион сум, ә фәкать авыл җирлекләренә су кертү өчен 499,9 миллион сум акча тотылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading