Шәһри Казан

Комбайның кышка әзерме?

Басу-кырлардагы эшләрне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мөһим эшләрнең берсе - яз һәм җәй буе хезмәт иткән техниканы кышка сакларга әзерләү. Чистартасын чистартып, ватыгын төзәтеп, майлыйсын майлап барлык комбайн-тракторларны һ.б.ны урнаштырып куясы бар. Бу уңайдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы махсус бәйге дә игълан иткән. Ул кыр эшләреннән азат ителгән...

Реклама

Басу-кырлардагы эшләрне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге мөһим эшләрнең берсе - яз һәм җәй буе хезмәт иткән техниканы кышка сакларга әзерләү. Чистартасын чистартып, ватыгын төзәтеп, майлыйсын майлап барлык комбайн-тракторларны һ.б.ны урнаштырып куясы бар. Бу уңайдан ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы махсус бәйге дә игълан иткән. Ул кыр эшләреннән азат ителгән техникаларның төзеклеген, вакытында һәм тиешенчә саклауга куюны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Конкурста район агросәнәгать комплекслары, агрофирмалар һәм крестьян фермерлык хуҗалыклары катнаша. Жюри әгъзалары районнарга чыгып 5 баллы шкала буенча техниканың саклауга куелу дәрәҗәсен, салкыннарга кадәр техниканы ремонтлау эшләренең ни дәрәҗәдә оештырылган булуын һ.б. тикшерәчәк. 22-26 октябрь көннәрендә комиссия йомгак ясаячак дип хәбәр итә министрлык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: