16+

Коронавирус хикмәте: сарымсаклары яңа елга кадәр үк беткән

Яңа Чишмә районының Акъяр авылында яшәүче Госсаметдиновлар гаиләсе ниләр белән генә шөгыльләнми: чебешләрен дә үстерә, бакчада яшелчә, җиләк-җимешләре дә җитәрлек, терлеген дә асрый. Барысы да бар аларда. Күргәрчен сөте генә юк, дип көлә гаилә башлыгы Фуат абый.

Коронавирус хикмәте: сарымсаклары яңа елга кадәр үк беткән

Яңа Чишмә районының Акъяр авылында яшәүче Госсаметдиновлар гаиләсе ниләр белән генә шөгыльләнми: чебешләрен дә үстерә, бакчада яшелчә, җиләк-җимешләре дә җитәрлек, терлеген дә асрый. Барысы да бар аларда. Күргәрчен сөте генә юк, дип көлә гаилә башлыгы Фуат абый.

Чүлмәк тышыннан беленә диләрме әле? Аларның биек, төзек йортлары авылда әллә каян күренеп тора. Без килгән көнне Фуат абый хатыны Резидә апа белән Чистай базарында иделәр. Атна саен үзләре җитештергән продукцияне сатарга баралар икән. Казанга ярминкәгә дә китәләр. “Ярый әле ярминкәләр бар. Авыл хезмәтчәннәре өчен дә, сатып алучыга да бик уңайлы. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел, азык-төлекне чират торып алалар”, – ди Фуат абый. 

Резидә апа белән икесе дә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Күрәсең, шуңа да җир эше, терлекчелек өлкәсе якын аларга. Барлыгы 55 баш эре мөгезле терлек асрыйлар – савым сыерлары, бозаулары, нәселле үгезләре бар. Сарыклар да тоталар.
– Алтайдан кайтарттык үгезләрне. Итләре мәрмәр кебек, хуш исле, яшь ярымлык үгездән 300 килога кадәр ит чыга. Халык бик яратып ала, – ди Фуат абый. Терлеккә азык-төлекне үзләре әзерлиләр, җир кишәрлекләре бар.

Ярминкәгә гадәттә ике машина белән баралар: берсенә ит төясәләр, икенчесендә яшелчәләр. Сөтне тапшыралар, калганыннан Резидә апа эремчек, каймак, май ясый. Алары ярминкәгә барып җитми, якын-тирә авыллардан килеп алып бетерәләр, үз сатып алучылары бар. 

Госсаметдиновларның бер гектарга якын бакчалары бар. Ул өлешләп бүленгән. Берничә сутый җирдә кишер, чөгендер, суган, сарымсак, бәрәңге, кабак үсә. Җылытылган ике теплицага чәчәкләр, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, редис утырталар. Сабан туена беренче кыяр, помидорлары ашарлык була икән инде, тиздән редислары өлгерәчәк. Суганның орлыгын да саталар. 
– Иң отышлысы – суган орлыгыдыр. Ул күп тә була, кеше дә сорый, шәһәр җирендә балконнарында, тәрәзә төпләрендә үстерүчеләр дә бар. Дөрес, бәяләре генә үзгәреп тора, бер елны килосы 450 сумга җиткән иде, тагын 170 сумга төште. Аның каравы сарымсакны бик күп алдылар быел. Яңа елга кадәр дә җитмәде. Коронавирус хикмәте. Бәясе дә кыйммәтләнде, тик ярминкәләрдә хакны артык күтәрмәскә тырышабыз,– дип сөйли Фуат абый. 

Резидә апа озак еллар авыл мәдәният йортын җитәкләгән. Үз бизнеслары булгач, эштән китәргә булган. Фуат абый кран машинасында да эшли әле. Аларга уллары Айдар, кызлары Айгөл белән Лилия, кияүләре дә кайтып булыша. Оныклары Камилә дә кечкенәдән хезмәт өйрәнеп үсә. Халыкта нәрсәгә ихтыяҗ бар, барысын да булдырырга тырыша Госсаметдиновлар. Әле менә сатып алучылар кош ите, йомырка сорый башлагач, бройлерлар, тавыклар асрый башлаганнар. 400 казлары, 200ләп үрдәкләре, күркәләре дә була. 
– Барысына да ничек өлгерәсез? – дип гаҗәпләнәм. 
– Азрак йокларга кирәк, – ди уенын-чынын бергә кушып Фуат бый. – Дүртенче яртыда торам. Бакчада эшләргә кеше дә яллыйбыз, ярдәмчеләребез бар. Күңел тынычлыгы, сәламәтлек булса, барысына да өлгерәсең. Бер көтүгә чыгып керсәң дә көч өстәлә, саф һавада булу үзе бер рәхәт бит ул, – ди әңгәмәдәшем. 

Фуат абыйдан сарымсак саклау буенча киңәшләр: 
Күп кеше сарымсак кибә, дип зарлана. Моның өчен аны яхшылап киптерергә кирәк. Тамырын аз гына калдырып, сабагын кисеп, сарай башына җәябез. Аннары коры урында пластмасса әрҗәләргә тутырып саклыйбыз. Сатып алучыларыбыз арасында сарымсакны пыяла банкаларда саклаучылар бар. Капкачын һава керсен өчен тишеп куялар икән. Иң мөһиме – сарымсак дымлы урында тормасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading