16+

Корылыкны ничек җиңәргә?

Авыл кешесенең җәе соңгы вакытта, нигездә, яңгыр болытлары күренмиме икән, дип, күккә карап узып китә инде аның. Ничәнче ел һаман бер үк хәл күзәтелә: нәкъ кирәк вакытта ник бер яңгыр тамчысы төшсен, нәтиҗәдә, уңыш югала, күпме хезмәт әрәм була. Табигать быел да аяк чалырга җыена, ахры, майда урнашкан корылык тәмам...

Корылыкны ничек җиңәргә?

Авыл кешесенең җәе соңгы вакытта, нигездә, яңгыр болытлары күренмиме икән, дип, күккә карап узып китә инде аның. Ничәнче ел һаман бер үк хәл күзәтелә: нәкъ кирәк вакытта ник бер яңгыр тамчысы төшсен, нәтиҗәдә, уңыш югала, күпме хезмәт әрәм була. Табигать быел да аяк чалырга җыена, ахры, майда урнашкан корылык тәмам...

Авылга кайтып барган вакытта басу уртасында эшләп торган су сиптергеч җайланмалар очрады. Элегрәк елларда андый су сиптергечләр басуларда бик күп, ясалма сугаруга зур игътибар бирелә иде. Эссе көннәрдә дә рәхәтләнеп суга туенган үсемлекләр өчен сөенеп куйдым әле. Бөтен басу-кырларга да шуларны урнаштырып чыгу җае булса иде ул. Әмма, кызганыч ки, мондый бәхет бөтен культураларга да эләкми шул. Ә мелиорация бүген корылык белән көрәшүнең төп ысулларының берсе булып тора, яңгырга гына өметләнеп булмый. Ул алга киткән күп илләрдә бар. РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров та, уңыш югалды дип кайгырмас өчен, ике төпле корал булуга басым ясый. Аның берсе агроиминиятләштерү булса, икенчесе - мелиорация чаралары. Бу үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән гомумдөнья тәҗрибәсе булып тора. Әмма министр әйтүенчә, төбәкләрнең барлык башлыклары да мелиорациягә кызыксыну күрсәтми, ә бит әлеге федераль программаны гамәлгә ашыруга күп акчалар бүлеп бирелә. Хәзер бәхетле очракны гына көтеп утыра торган заман түгел.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләренең фаразлары быел бер дә сөендерми, яңгырсыз һәм эссе көннәр бу җәйдә дә күп булачак, ди алар. Шуңа күрә, хуҗалык җитәкчеләре чәчүлекләрен сугару, уңышны саклау турында кайгыртырга тиеш. Быелга планлаштырылган 4,5 млн тонна икмәк җыеп алыр өчен шактый тырышырга туры киләчәк. Төп бурыч булып, беренче чиратта нәтиҗәле су сибү системасын булдыру торса, икенчедән, чүп үләннәре белән көрәшергә кирәк, чөнки дымның күп өлешен алар сарыф итә. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында көн саен махсус штаб утырышлары уза, уңышны корылыктан саклау мәсьәләсе карала. Аграрийлар чәчүлекләрне корылыктан саклау өчен нинди мәйданнарда һәм нинди эш башкарулары турында хисап тапшырырга тиеш.
PS. Июньнең беренче якшәмбесе мелиораторлар көне буларак билгеләп үтелә, быел ул 1есенә туры килә. Бүген мелиорация аграр секторның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Мелиораторларны профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading