16+

Кошлар белән грипп та кайтырга мөмкин

Кош гриппы чыганагы табылып, ветеринария таләпләре үтәлмәгән булса, бернинди компенсация түләнмәскә мөмкин Ә әлегә кадәр ул түләнә иде. Тиздән тавык чебиләре, каз-үрдәк бәбкәләре алыр вакыт җитә.

Кошлар белән грипп та кайтырга мөмкин

Кош гриппы чыганагы табылып, ветеринария таләпләре үтәлмәгән булса, бернинди компенсация түләнмәскә мөмкин Ә әлегә кадәр ул түләнә иде. Тиздән тавык чебиләре, каз-үрдәк бәбкәләре алыр вакыт җитә.

Бу чорда ветеринария белгечләре, кош гриппын кисәтү максатыннан, халыкка аеруча саклык күрсәтергә киңәш итә. Җылы якка киткән күчмә кошларның әйләнеп кайтуы да хәлне катлауландырырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, кошларда була торган әлеге вируслы чир күбесенчә күчмә кошлар белән кайта.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга хәбәр иткәнчә, республикада барысы 18 миллион баш кош исәпләнә. Димәк, саклык чараларын катгый үтәргә кирәк.

– Яңа сатып алынган кош-кортларны кимендә утыз көн аерым тотыгыз. Авыру билгеләре күзәтелгән очракта үз белдегең белән дәваларга кирәкми. Дарулар белән тәҗрибә үткәреп, вакытыңны югалтасың һәм чир таралуга юл куясың дигән сүз. Шуңа да тиз арада ветеринарларга мөрәҗәгать итегез. Кошлар торган биналарны чистартып, дезинфекцияләп торыгыз. Анда чит кешеләрне кертмәскә тырышыгыз. Кошлар эчә торган суны һәм ризыкларны чит кошлар төшмәслек итеп ябып торырга кирәк. Каз һәм үрдәк бәпкәләрен кыргый кошлар йөзә торган ачык сулыкларга төшермәскә тырышыгыз, – дип киңәш итте ул шәхси хуҗалыкларга.  

Кош фабрикалары исә ябык режимда эшләргә, ветеринария чараларын һәрдаим үткәреп тиеш. Баш ветеринария идарәсенең язмачы рөхсәтеннән тыш, кош-кортны башка төбәкләрдән алып кайту тыела. Аларны фәкать кош гриппыннан имин булган төбәкләрдән генә алып кайтырга ярый.

Шунысын да истә тотыгыз: кош гриппы чыганагы табылып, ветеринария таләпләрен үтәлмәгән булса, шәхси хуҗалыкларга да, кош фабрикаларына да бернинди компенсация түләнмәскә мөмкин. Ә әлегә кадәр ул түләнә иде.  
– Дәүләт Думасында “Ветеринария турында“гы федераль законның 19 нчы маддәсенә үзгәреш кертелә. Агымдагы елда ул үз көченә керер дип уйлыйм. Предприятие яки хуҗалыклар ветеринария таләпләрен үтәмәсә, компенсация булмаячак. Моны белеп торырга тиешләр, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Көнбатыш илләренең Россиягә каршы кертелгән санкцияләре ветеринария тармагына никадәр йогынты ясаячак? Журналистлар шул хакта да кызыксынды.  
– Ветеринарлар куллана торган вакциналар һәм препаратлар буенча проблемалар булырга тиеш түгел, чөнки алар санкция исемлегенә эләкмәде, – диде спикер.   

Узган елны ил территориясендә 68 кош гриппы чыганагы ачыкланган. Аларның 7се – кош фабрикаларында, 46сы – ачык типтагы предприятиеләрдә, 15е – кыргый кошларда. 1 очрак Татарстандагы Тукай районының фермер хуҗалыгында табылды. Быелның берничә аенда Россиядә 5 кош гриппы чыганагы теркәлгән.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading