Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренчә, фермерлар, шул исәптән шәхси хуҗалыклар барысын да үстерергә әзер. Алар республика халкын ашата ала, артыгын читкә дә сату мөмкинлеге бар.
— Әмма көз көне без үстергән продукцияне кем алачак, дип сорыйлар. Бүген төп сорау шушы. Моның өчен республикада кооперативлар оештырдык. Барысы 300 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли. Аларга кергән фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар көче белән 130 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, – диде ул.
Олег Сирота үзе дә фермер, ул сыр ясаучы буларак та билгеле. Россия сыр ясаучылары берлеге рәисе булудан тыш, Россия Иҗтимагый палатасының агросәнәгать комплексы комиссиясе рәисе дә булып тора.
— Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, авыл хуҗалыгында акча эшләп була. Тик бездә кече бизнес проблемалары авыр хәл ителә. Бу электән үк, совет чорыннан ук шулай килә. Ул вакытта да бөтен игътибар эре җитештерүчеләргә юнәлтелә иде. Ә проблемаларны ялгызың гына хәл итеп булмый. Сине генә борчыган кебек тоелган мәсьәлә барыбызның да уртак проблемасы булып чыга. Сезне шулар турында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырам. Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда аларны җиткерергә тырышачакмын, – диде ул.
Иң төп проблеманы ул үзе үк атап китте. Аның турында фермерлардан чынлап та еш ишетергә туры килә. Ул да булса, электр уты өчен түли торган тарифлар. Бүген алар электр өчен сәнәгать предприятиеләренә караганда ике тапкырга күбрәк түли. Очрашуда катнашкан фермерлар, шаяртып, бу проблеманы хәл итә калса, аңа һәйкәл куярга әзер булуларын җиткерделәр.
Биектау районының Ямаширмә авылында карлыганнар үстерүче фермер Тимур Усмановны техниканың кыйммәт торуы һәм аңа кредит алып булмавы борчый. Техника урынына карлыганны кул көче белән дә җыеп була. Әмма эшләргә кеше табу да авыр, ди ул.
Яшьләрне эшкә югары хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була дип гел сөйлибез. Ә Олег Сирота фикеренчә, аларны акча белән генә түгел, роботлаштырылган заманча кыйммәтле техникада эшләү белән кызыктырып була.
Әлмәт районындагы “Деревня” кооперативы җитәкчесе Никола Иветич кредит алуның катлаулы булуыннан зарланды. Кредит алу өчен банк ДНК анализын гына сорамый, ди ул. 2,5 миллион сум кредит алу өчен фермер шактый вакытын сарыф иткән. Соранып йөри торгач, алган. Анда да 1,6 миллион сум гына.
Әтнә районы фермеры Нурҗиһан Хәйретдинованың җиләк культураларын үстерү, авыл туризмы белән шөгыльләнү теләге бар.
– Тик эшне башларга үсентеләр, агротуризм өчен җиһазлар сатып алырга кредит алып булмый, банклар лимит бетте, дип әйтәләр. Матур итеп сөйлиләр, вәгъдә итәләр, ә чынлыкта кредит алу мөмкин түгел, – ди ул. Тагын бер борчыган мәсьәлә – фермерларны җитештергән продукцияне эре сәүдә челтәрләре алырга теләми. “Бердәмлек” кооперативы вәкиле Лилия Минеханова әйтүенчә, тендер отарга авыр. Нәтиҗәдә аны кем отты икән дип кызыксынып карасаң, ул берни җитештерми торган бер арадашчы булып чыга, ди ул.
Фермерлар ктанашында уза торган барлык чараларда да яңгырый бу проблемалар. Әмма һаман очына чыгып җитә алмыйлар. Ниһаять Олег Сирота аларны хәл итүнең юлларын табарга булышыр, федераль түрәләр ишетерлек итеп әйтә алыр дип өметләник.
Комментарийлар